Газетага язылу

«КДВ»да ясалма фәһем ярдәмендә эшләгән «өй эшләре» турында әйттеләр

Мәктәп укучылары арасында ясалма фәһем ярдәмендә эшләгән идеаль «өй эшләре» арта. Укытучылар моны аңлый, әмма берни дә эшләтә алмый. Бу хакта Татарстан башкаласында Kazan Digital Week-2026 халыкара форумы кырларында «Просвещение» АҖе вәкиле Сергей Айхель әйтте.

«Хәзер күп кенә педагоглар балаларның «өй эшләре»н идеаль итеп эшләвен күрә. Әмма моны ясалма фәһем ярдәмендә эшләгәннәрме-юкмы икәнен тикшереп яки исбатлап булмый. Моның белән эшләргә кирәк», – диде ул.

Сергей Айхель фикеренчә, укытучыларны үзләрен ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтергә кирәк. «Заманча технологияләр ярдәмендә укучылар өчен яңа биремнәр әзерләргә һәм эшне яңа форматта оештырырга мөмкин», – дигән ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре