Газетага язылу

Татарстанда «Экспортка ярдәм үзәге» хезмәтләреннән файдаланучылар саны арта

Республикада ел саен 300 гә якын кече һәм урта бизнес субъекты «Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм фонды»ның Экспортка ярдәм үзәге хезмәтләреннән файдалана. Бу хакта үзәк җитәкчесе Альбина Гергерт Kazan Digital Week-2026 халыкара форумында әйтте.

«Безнең хезмәтләрдән файдаланучылар саны елдан-ел арта. Семинарлар һәм вебинарлар турында гына түгел, ә төп хезмәтләр – күргәзмәләр оештыру, сатып алучыларны эзләү, транспортировка эшендә финанслашу турында сөйлибез икән, республикада ел саен 300 гә якын кече һәм урта бизнес субъекты ярдәм ала», – диде ул.

Альбина Гергерт билгеләп үткәнчә, үзәк экспертларының төп бурычы – Татарстан компанияләренә яңа базарларга чыгарга һәм үсәргә ярдәм итү. Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә бөтен ил эшмәкәрләре белән эшләүче Россия экспорт үзәге гамәлдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре