Газетага язылу

Казанның муниципаль парковкалары ноябрь ялларында бушлай эшләячәк

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, һәм җомга, 6 ноябрьдә, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Халыклар бердәмлеге көне Россиядә билгеләп үтелә һәм ял көне булып санала. ТР Конституциясе көне бары тик Татарстан территориясендә генә бәйрәм көннәренә керә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда муниципаль парковкалардан ял көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә файдалану бушлай кала. Эш көннәрендә парковка өчен түләү төнге вакытта таләп ителми – 19:00 дән 08:00 гә кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре