Табиб кисәтеп әйткәнчә, иң киң таралган хата – суны чыгару өчен колакта мамыклы таякчык яки башка әйбер белән “казыну”. Бу очракта таякчык-мазар ишетү юлының нәфис тиресенә зыян китереп кенә калмыйча, суны эчкәрәк этәрә.
“Зур егәрлеккә кабызылган фенның кайнар һавасын да кулланырга ярамый, чөнки чиктән тыш нык киптереп, ишетү юлларына зыян салу һәм тиресен пешерү куркынычы бар”, – дип билгеләп үткән ул.
Иң яхшысы – башны су кергән колак ягына авыштырып, суның үзеннән-үзе агып чыгуын көтәргә. Шуннан соң колак кабырчыгын сөлге белән сак кына сөртергә, кирәк икән, фенны читтәнрәк тотып, җылы (әмма кайнар түгел!) һавасы белән киптереп алырга мөмкин.
Табиб бассейнда яки сулыкта еш коенучыларга колакчын яки башлык кияргә киңәш иткән.
Белгеч сүзләренә караганда, су кергәннән соң колак авыртса, кычытса, шешсә һәм бу хәл 1-2 көн дәвам итсә, кичекмәстән лор-табибка күренергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез