Соңгы мәгълүматларга караганда, 2026 елга контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу планы – 89,3 процентка, пилотсыз системалар гаскәрләренә сайлап алу планы – 98,7 процентка үтәлгән.
Россия оборона министры урынбасары – Кораллы көчләрнең Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе, армия генералы Виктор Горемыкин шулай дип белдергән. Кораллы көчләрне хезмәткәрләр белән тулыландыру контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктлары аша хәл ителә. Аларның челтәре һәм структурасы даими рәвештә камилләштерелә. Бүгенгә ул Россиянең 87 төбәге административ үзәкләрендә булдырылган 96 пункттан тора. Пунктларның урнашу урыннары, хәрбиләргә һәм гаиләләре әгъзаларына түләүләр, социаль гарантияләр күләме турында мәгълүматлар “службапоконтракту.рф” махсус сайтында урнаштырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез