Элегрәк Россия Мәгариф министрлыгы таныклыкның бердәм үрнәген һәм аның бланкына таләпләрне расларга тәкъдим ителә торган Хөкүмәт карары проектын әзерләгән иде.
Кравцов сүзләренчә, документны гамәлгә кертү укытучының махсус статусы турындагы Президент указын гамәлгә ашыруда чираттагы адым булачак.
Таныклыкны бушлай һәм педагог гаризасыннан башка – эш бирүче биргән белешмәләр нигезендә рәсмиләштерергә планлаштыралар. Документ электрон һәм физик формаларда була, аларның һәркайсы бердәм уникаль номер алачак.
Электрон версия «Дәүләт хезмәтләре» порталында күренәчәк. Хуҗасы ризалыгы белән аны шулай ук QR-код буенча статусны тикшерү белән күп функцияле мәгълүмат алмашу сервисында кулланырга мөмкин булачак.
Таныклыкның физик вариантын педагог үз теләге буенча ала алачак. Аны пластик карта яки китапчык рәвешендә бердәм үрнәк буенча чыгарырга тәкъдим ителә. Документның барлык реквизитлары рус телендә күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез