24 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Киләсе елга югары уку йортларына керү өчен БДИдан минималь баллар үзгәрмәячәк
РФ Фән һәм югары белем министрлыгы 2027/2028 уку елында ведомство карамагындагы вузларга керү өчен бердәм дәүләт имтиханыннан минималь балларны үзгәртергә планлаштырмый. Бу министрлык боерыгы проектыннан күренә, дип яза РИА Новостига сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 98 процентка үтәлгән
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен халыктан түләүләр җыю турында сөйләде.
-
Җәмгыять
Чыршылардан да югарырак
СИБУР Түбән Камада монолит төзелештәге мөһим эшләрнең берсен тизләтергә мөмкинлек бирә торган яңа технология кертә. Аны беренче тапкыр «Корабельная роща» корпоратив шифаханә-профилакториен яңарту проектында сынап карыйлар.
-
Яңалыклар
Путин креатив индустрияләр хезмәткәрләренә ярдәм итү системасын эшләргә йөкләде
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә креатив индустрия вәкилләренә, шул исәптән рәссамнарга, скульпторларга, архитекторларга һәм урбанистларга ярдәм итү системасын булдыруны карарга кушты. Терәк торак пунктлары территорияләрен төзекләндергәндә аларның эшләреннән файдаланырга тәкъдим ителә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2026» грантына конкурс буенча сайлап алу башланды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс сайлавы уздыру турында игълан итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икетелле белем бирүне популярлаштыруга һәм иң яхшы педагогик коллективларны бүләкләүгә юнәлдерелгән чара республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Интервью
Психолог Айнур Гәрәев: «Күпләр ялгызлыкның үзеннән курка»
Ялгызлык. Кем өчендер бик куркыныч, хәтта тетрәндергеч сүз бу. Күпләребез ялгыз булудан да, ялгыз калудан да курка. Җәмгыятьтә тә ялгызакларга карата мөнәсәбәт үзгә. Бу ни өчен шулай? Ялгызлыктан куркуның төбендә нәрсә ята? Катлаулы мөнәсәбәтләргә нокта куя алмау – ялгыз калудан куркумы, әллә сабырлыкмы?
-
Яңалыклар
Кравцов таныклыкның укытучыларга теләсә нинди хәлдә статусын расларга мөмкинлек бирәчәген әйтте
Укытучы таныклыгы педагогларга хакимият органнары белән хезмәттәшлек иткәндә, ташламалар алганда һәм һөнәри чараларда катнашканда үзләренең һөнәри статусын расларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 200 км юл төзекләндерелә
Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр уңышлы гамәлгә ашырыла.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 24 октябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, явым-төшем фаразланмый.