Күз күремен яхшырту өчен, махсус гимнастика тәкъдим итәбез.
- Күз кабакларын салмак кына күтәрергә һәм төшерергә. Күнегүне дә 10 шәр тапкыр кабатларга.
- Ике бармак белән уң күзнең кырыена җиңелчә баскаларга һәм нык кына 10 тапкыр ачып йомарга. Шуларны ук сул күз белән кабатларга.
- Башны бормыйча гына өскә, аска, сулга, уңга карарга һәм киресенчә эшләргә.
- Кулны алга сузарга. Имән бармакның очына караган килеш кулны акрын гына борынга китерергә. Аннары кабат алга сузарга. Шулай ук 10 тапкыр кабатларга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез