Помидор составындагы «ликопин» дигән матдә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ул бик көчле антиоксидант санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да булдырмый. Ликопин термик эшкәртү узган помидорда яңа өзелгәнендәгегә караганда күбрәк була. Никадәр озаграк пешерәсең, ликопин да шулкадәр күбрәк туплана. Шунлыктан өйдә ясалган кетчуп, томат согы, томат соусларын куллану да файдалы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез