Газетага язылу

Матдәнең маддәсе бар: наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә карата көрәш чаралары кырыслана

Быел республикада наркомания дәрәҗәсе 2 процентка кимегән. Елның беренче алты аенда республикада наркотик һәм психотроп матдәләр белән агуланудан 69 кеше үлгән.

Матдәнең маддәсе бар: наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә карата көрәш чаралары кырыслана
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Иң куркыныч наркотик булып метадон санала. Аны куллану аркасында 38 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Фоминых сөйләде.

Кырын эш

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җиде ай эчендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3337 административ хокук бозу очракларын ачыклаган. Шуның 73 проценты наркотик һәм психотроп матдәләр куллануга бәйле. Хокук саклау органнары наркотикларга бәйле 1494 җинаять теркәгән. Бу – узган елның шул ук чорына караганда 50 процентка кимрәк, 514 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Шуның 167 се – наркотик матдәләр саткан өчен. Полковник Фомин әйтүенчә, наркотикларга бәйле җинаятьләрне асылда 18–24 һәм 25–29 яшьлек кешеләр кыла. Кырын эшләрнең якынча 5 проценты исә балигъ булмаганнарга туры килә. Шуны да әйтергә кирәк: хокук саклау органнары тарафыннан законсыз әйләнештән 119 кило тыелган матдә алынган. Шуның 96 килосы – синтетик наркотиклар.

Павел Фоминых сүзләренчә, күп очракта Татарстанга психоактив матдәләрне автомобильдә яшереп алып керәләр. Республикага синтетик наркотикларның барлык төрләре диярлек Мәскәү һәм Санкт-Петербург якларыннан килә. Ә Татарстан аша Көнчыгышка таба агу каналлары уза. Ярты ел эчендә полиция хезмәткәрләре наркотиклар китерелә торган 14 каналны ябуга ирешкән.

Февраль аенда гына да Мәскәү өлкәсеннән Татарстан һәм Мари-Элга наркотиклар китерү каналын яптылар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Хундай Солярис» автомобилен туктатып, тентү үткәрә. Тикшерү барышында 1 кило наркотик табыла. Апрель аенда исә Ленинград өлкәсеннән Новосибирск шәһәренә Татарстан аша наркотиклар ташу каналын фаш итәләр. М7 юлында Казахстан кешесе идарә иткән «Лада Приора» автомобилендә 10 килога якын метадон яшерелгән була. Республикада наркотиклар җитештерү буенча лабораторияләр оештыру очраклары да ачыклана. Тукай районы бакчачылык ширкәтендә шундый эшне җайга салган булалар. Наркотикны исә Чаллы шәһәрендә сатып, акча эшләгәннәр.

Җавап бирергә кирәк

Иң борчыган күренеш – наркотик сатучылар арасында үсмерләрнең дә булуы. Аларны наркотикларга бәйле җинаятьләргә еш кына тиз арада акча эшләү һәм җәзасыз калу мөмкинлеге турында ялган сүзләр җәлеп итә.

– Бу, нигездә, интернет челтәренең актив үсүе һәм популярлашуы белән аңлатыла. Наркотик сатучылар кайвакыт балигъ булмаганнарга җаваплылыктан качу юлларын да өйрәтә. Ләкин яшьләр җавап бирүдән котылам дип ялгыша. Наркотиклар сату аеруча авыр җинаятьләр төренә керә һәм судлар еш кына төрмә җәзасы билгели, – ди Павел Фоминых.

Ел башыннан гына да Татарстанда наркотикларга бәйле җинаятьләргә җәлеп ителгән 26 бала тоткарланган. Аларның дүртесе генә җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән. Үсмерләрнең 17 се наркотиклар сатканга кулга алына. Быел Казан гимназияләренең берсендә 16 яшьлек укучы, дусты белән бергә, «закладка»лар ясап, тиз генә акча эшләргә була. Нәтиҗәдә хәзер аңа 4 ел вакытын тәрбия колониясендә үткәрергә туры киләчәк. Шуны да әйтергә кирәк: 2026 елның 7 аенда балигъ булмаган наркотик кулланучыларга карата 53 административ беркетмә төзелгән.

Полковник Фоминых сөйләвенчә, Татарстанда наркотиклар белән сәүдә итүгә юл куймас өчен, эш төрле юнәлештә алып барыла. Җәй айлары җитүгә, «Мәк» операциясе үткәрелә. Июнь һәм июль айларында узган тикшерүләр барышында гына да үсемлекләрдән ясалган наркотикларга бәйле 33 җинаять һәм 122 административ хокук бозу ачыкланган, законсыз әйләнештән 10 килодан артык табигый наркотик матдә алынган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре