Газетага язылу

Милли бәйрәмнәр: җәй айлары Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәренә бай

Сагынып көткән җәй җитте. Ә җәй айлары Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә бай. Инде рус халкының Каравон һәм мариларның Семык бәйрәмнәре узып китте. Алда безне Сабантуй, Питрау, Гырон быдтон һәм башка бәйрәмнәр көтә.

Милли бәйрәмнәр: җәй айлары Татарстанда яшәүче халыкларның бәйрәмнәренә бай

Гадәттәгечә, күңел ачулар бөтен Татарстан буйлап уза һәм җәй буена сузыла. Алар меңләгән республика халкын һәм кунакларны җыя. Халыкның үзенчәлеге аның бәйрәмнәрендә саклана. Бу үзенчәлекне күрергә һәм күрсәтергә кирәк. Милли бәйрәмнәр республикада гадәттәгечә рус халык бәйрәме Каравон белән башланды. Лаеш районының Никольское авылында узган бәйрәм быел кунаклар өчен мәйданчыклар һәм активлык саны белән таң калдырды дисәк тә ялгышмабыз. Каравонга бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән халык сәнгать һөнәрләре осталары, халык җырларын башкаручылар һәм этнографик ансамбльләр – 170 тән артык коллектив килгән иде.

Быел бәйрәм моңарчы күрелмәгән масштабта узды – кунакларны бик күп күңел ачу мәйданчыклары, борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар, реконструкторларның тарихи стендлары каршы алды. Һәм, әлбәттә, авылның һәр почмагында халык җырларын берөзлексез яңгыраткан иҗат коллективларының саны гаҗәеп күп иде.

Татарстанда милли бәйрәмнәрне мари халкының Семыгы дәвам итте. Ул исә Менделеевск районының Илнәт авылында үтте. Биредә кунаклар бәйрәмнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен белә, йолаларда катнаша һәм милли ризыклардан авыз итә алды. Быел бәйрәм дөньялар һәм ел фасыллары арасында күпер төзүдән гыйбарәт иде. Семык кунаклары бер-бер артлы өч символик юлны – ата-бабаларны искә алу йоласы булган «Хәтер юлы»н, иртәнге чык белән юыну йоласы булган «Чистарыну юлы»н һәм каен тирәли әйлән-бәйлән әйләнеп, «Яңару юлы»н үтә алды.

Борынгы заманда Семыкны Пасхадан соң сигезенче атнада, Троица алдыннан билгеләп үткәннәр. Язгы кыр эшләре беткәч, мари авылларында яшәүчеләр болынга, киртәләп алынган изге урыннарга чыккан, корбан чалган. Хәзерге вакытта исә Семык мариларның җәй җитүен билгели торган мөһим бәйрәмнәренең берсе булып тора.

Татарстанда милли бәйрәмнәр моның белән генә чикләнми. Бу атнада республиканың барлык авыл-районнарында Сабантуйлар гөрләсә, 21 июньдә исә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының Валда шинясь милли бәйрәме узачак.

Әлеге бәйрәмнең максаты – тарихны искә төшерү, тамырларны өйрәнү, яшьләргә әби-бабаларның гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәтү. Бәйрәмне уздыру урыны да яхшылап сайланган. Бу җирлектә дүрт милләт – татар, рус, чуаш, мордва-мокшалар дус-тату яши.

27 июньдә Мамадыш районының Пуйкә авылында удмурт халкының Гырон быдтон бәйрәме үткәрелә. Ул болында иң матур вакытта – чәчәк ату чорында оештырыла. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм алда торган уңыш өчен дога кылалар.

4 июльдә Яшел Үзәндә узачак славян мәдәниятенең Иван Купала республика бәйрәме безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң шигъри бәйрәмнәрнең берсе санала. Бәйрәмнең төп мәгънәсе – су һәм ут аша чистарыну, мәхәббәтне, яшьлекне, яшәү көчен данлау. Нәкъ менә шуңа күрә бәйрәмнең төп йолалары булып су буйлап чәчәк бәйләмнәре агызу, учак аша сикерү һәм ут тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау тора.

Чуашларның Уяв бәйрәме исә быел Чирмешән районында 11 июльгә билгеләнгән. Бәйрәмнең нигезен уеннар, җыр-бию кебек мәдәни күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәмне җомга яки якшәмбе көнне үткәргәннәр. Яшь егет һәм кызлар, кулга кул тотынышып, учак тирәли җырлап әйләнгән.

18 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узачак Питрау милли бәйрәмнәргә нокта куя. Питрауның тарихы еракларга барып тоташа. Өлкәннәр бәйрәмне билгеләп үтүгә аеруча нык шатлана. Халык арасында Питрау белән бәйле төрле сүзләр йөри. Имеш, бу көнне кошлар сайраудан туктый, җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең, үләннәрнең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан савыгасың, Питрау җиткәч, җәй үтә дигән ышану да бар.

Каравон, Семык, Валда шинясь, Сабантуй, Гырон быдтон, Уяв, Иван Купала, Питрау кебек бәйрәмнәр дистәләгән мең тамашачы һәм катнашучыларны җыя. Бу бәйрәмнәр Татарстанның мәдәни тормышында мөһим урын алып тора һәм алар республикада яшәгән һәр халыкның тарихи мирасын, этник үзенчәлеген һәм рухи кыйммәтләрен чагылдыра, саклап кала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре