Газетага язылу

Ноябрь башында татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә

Ноябрьдә татарстанлыларны елның иң кыска эш атнасы көтә. Ул нибары өч эш көненнән торачак, өстәвенә аларның икесе кыскартылган булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Биш көнлек график буенча эшләүче хезмәткәрләр өчен 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр вакыт аеруча кыска булачак. Эш көннәре - 2, 3 һәм 5 ноябрь. Шул ук вакытта сишәмбе, 3 ноябрьдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Бу 4 ноябрь — Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтүгә бәйле.

5 ноябрьдә татарстанлыларны тагын бер кыскартылган эш көне көтә. Ул ел саен 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган төбәк бәйрәме — Татарстан Республикасы Конституциясе көненнән алда килә. Шуннан соң республика халкы тагын ике көн рәттән ял итә алачак: 7 һәм 8 ноябрьдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә.

Шул рәвешле, ноябрь башында татарстанлыларга күнеккән биш көн урынына өч көн генә эшләргә туры киләчәк. Бу атна эш вакыты озынлыгы буенча 2026 елда иң кыскасы булачак.

Җитештерү календаре нигезендә, стандарт биш көнлек эш атнасында Татарстанда 2026 елда 244 эш көне каралган. Ял һәм бәйрәм көннәре саны – 121.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре