Сайлый белергә кирәк
Баланың беренче остазлары, гадәттә, ата-ана була, ә үсә төшкәч, алар остазларны читтән эзли башлый. Монда сүз мәктәптә укытучылар, спорт секцияләрендә тренерлар, бию түгәрәкләрендә хореографлар турында барырга мөмкин. «Апуш» балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова «замана балалары бигрәк тә остазларга мохтаҗ» дип саный.
– Студиябездә төрле гаиләләрдән балалар шөгыльләнә. Беренче карашка бала бар яктан җитеш, укуда да, тәртип буенча да, ләкин аның эчке дөньясында киеренкелек сизелә. Кагылсаң, скрипка кылы сыман өзелеп китәр төсле. Шул вакытта озаклап сөйләшүләр ярдәмендә баланы борчыган мәсьәләләрне ачыкларга тырышасың. Баланы илдә барган вазгыять тә, әти-әнисенең мөнәсәбәте, мәктәптәге укытучыларның аңа карата таләпләре, дусларының аны ничек бар шулай кабул итмәве дә борчырга мөмкин. Бала бер чишелеп китеп, бар борчуларын сөйләп бирмичә, елап күңелен бушатмыйча, туктый алмый. Менә бу урында остаз буларак баланың тормышка объектив карашын ачарга кирәк. Ул тормыш актан һәм карадан, хаталардан торуын, идеаль кешеләр булмавын аңларга тиеш. Уңышның асылында хезмәт, хаталанудан курыкмау ята һәм моны балага җиткерү зарур. Шул ук вакытта аңа әти-әнинең кыйммәтен аңлату да – безнең бурыч. Бер сүз белән әйткәндә, остаз баланы сокландыра, канатландыра, аның сәләте барлыгына инандыра белүче, – ди Алия Фәйзрахманова.
Әти-әнидән дөрес юнәлеш
Осиново бистәсендәге «Рух» мәчете имам-хатыйбы Айнур хәзрәт Шәйхетдиновның балалар белән эшләүдә үз сере бар. Аның сүзләренчә, бигрәк тә малайларның үсмерлек чоры иң авыры.
– Алар әле ир-атлар да түгел, ләкин инде балалар рәтенә дә керми. Нәкъ шушы вакытта үсмерләр әти ышыгыннан чыгып, башка җирдә үзенә остаз булырлык кеше эзли башлый. Әти-әнинең төп максаты исә дөрес юнәлеш бирү. Белдекле остаз кулына эләккән бала киләчәктә тормыш юлында очраган авырлыклардан югалып калмаячак. Без үз чиратыбызда «Рух Болгар» җәмгыяте белән бергә мәхәлләгә йөрүче малайларны рухи яктан тәрбияләү белән шөгыльләнәбез. Төп максатыбыз төпле, көчле, үз милләте өчен борчылучы егетләр тәрбияләү, – ди хәзрәт.
Алар үсмерләрне тауларга сәяхәткә алып чыгып китеп чыныктыра икән.
– Егетләрне бар уңайлыгы булган тормыштан аерып, кыргый табигатькә алып барабыз. Алар сәфәр барышында үзләре ашарга пешерә, киемнәрен барлый, чишмәләр табып, су ташый, бергә барган дуслары өчен дә җавап тота. Беренче көннәрдә, әлбәттә, балалар югалып кала. Ызгыш-талаш башлана. Вакыт узган саен бер-берсен тыңларга, ишетергә өйрәнә. Остазлар исә шушы урында өйрәтүче түгел, ә дөрес юнәлеш бирүче ролен башкара. Егетлек, бердәмлек һәм әти-әни хакы турында сөйләшүләр алып барыла. Без аларга сынауларны бердәм булып кына җиңеп чыгып булганлыгын төшендерергә тырышабыз. Сәфәрдән алар үзгәреп, җитдиләнеп кайта. Каршы алырга килгән әниләренә егетләр беренче сүз итеп рәхмәт әйтә, – ди Айнур хәзрәт.
Ышанычны аклау
Көрәш буенча күп еллар балалар тренеры булып эшләүче Илһам Волков исә, балаларның ышанычын акларлык остаз булу бик авыр, дип саный.
– Һәр тренер әле остаз дигән сүз түгел. Шулай да балалар тәрбияләгәндә тренерның урыны бик зур. Спорт күнекмәләренә күчкәнче, без эшне балаларны тәрбияләүдән башлыйбыз. Тренер еш кына көчле, ышанычлы, таләпчән, шул ук вакытта аның уңышларына ышанган кешегә әйләнә. Без үз мисалыбызда спортка, көндәшләргә мөнәсәбәтне күрсәтергә тиеш. Балалар бар нәрсәне сеңдереп бара. Остазларга бигрәк тә авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр мохтаҗ. Алар тренерны әтисе, иң ышанычлы кешесе сыйфатында күрә. Борчыган эч серләрен сөйли. Бергәләп без аны хәл итү юлларын эзлибез. Кыек юлдан китмәсен өчен бар көчне куябыз. Нәкъ шушы балалар, еллар узгач, килеп безгә рәхмәт әйтә. Шул вакытта башкарган эшеңнең юкка түгеллегенә тагын бер тапкыр инанасын, – ди Илһам Волков.
Остазыма рәхмәтле
Илленче дистәсен ваклап килүче Радик Галимов та тормыш юлында остаз булган тренерына рәхмәтле.
– Без – 90 нчы елларда үскән балалар. Юклык заманасы, урамнарда тәртипсезлек. Уйланылмаган бер адым нәтиҗәсендә син группировкага эләгәсең. Без бары тик көрәшкә йөреп, анда тренерыбыз Диләр Хәлилов кул астында шөгыльләнеп кенә кыек юлдан китмәгәнбездер дип саныйм. Ул вакытта остаз дигән сүзләр юк иде. Ләкин тренерыбызга булган хөрмәт, аннан курку хисе безне кысада тотты. Ул бездән көрәшчеләр генә түгел, ә кылган гамәлләребез өчен җавап бирә ала торган, тормышка аек акыл белән караучы егетләр тәрбияләде. Әти-әнигә сөйләмәгән серләребезне остазыбыз белә иде. Проблемалар килеп чыкса, аны да ул хәл итте, – дип искә ала Радик.
Лилия Кәримова, гаилә психологы:
– Остазның булуы бала үсмерлек чорына җиткәч, аеруча мөһим. Бу вакытта ата-аналар һәм гаилә элеккечә әһәмиятле, әмма алар күбрәк ышанычлы «тыл»га әверелә бара, ә балага гаиләдән читтә зур дөнья белән мөнәсәбәтләрне җайга салу зарурлыгы туа. Әкиятләргә һәм риваятьләргә күз салсак та, төп геройның һәрвакыт остазы булуын күрәбез. Чынлыкта остаз – тормышта югалып калмаска өйрәтүче ул. Әлбәттә, бала тәрбияләгәндә ата-ана мәхәббәте аеруча кыйммәтле, әмма балага алга таба үсәргә, авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Остаз исә бәя бирүче, илһамландыручы булып тора, аның фикере аерым әһәмияткә ия. Аннан мактау сүзе ишетү өчен бик күп тир түгәргә туры киләчәк. Ул баланың дөньясын гаилә чикләреннән тыш киңәйтә, олы тормышка адымнар ясарга ярдәм итә. Шуны да истә тотарга кирәк: остазны сайлаганда сак булу сорала, чөнки аның балага йогынтысы гаять зур булачак. Иң мөһиме – артык тырышып, уеннан уймак чыгармаска.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез