Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында киләсе 2027 елны республиканың беренче Президентына багышлап, Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте
Фото: «Татар-информ» / Владимир Васильев

«Киләсе елда Минтимер Шәймиевкә 90 яшь тула. Минтимер Шәймиев иң авыр елларда җитәкчелек итте. Ул елларда милләтара һәм диннәр арасында татулык сакланды. масштаблы социаль-икътисади программалар гамәлгә ашырылды. Күбебезгә ул чакта Шәймиев командасында эшләү бәхете елмайды. Мин аннан идарә итү тәҗрибәсенә өйрәндем. Олы рәхмәтемне кабул итегез, хөрмәтле Минтимер Шәрипович!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте һәм «Без булдырабыз!» – дип төгәлләде ул чыгышын.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре