Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнашты

Катлаулы шартларга карамастан, республиканың агросәнәгать комплексы тотрыклы эшли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада шулай дип белдерде. Биредә нәтиҗә ясадылар, киләчәк турында сөйләштеләр, республика табынын кайгыртучы алдынгыларны бүләкләделәр.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда катнашты
Фото: tatarstan.ru

Республика башлыгы әйтүенчә, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан илдә аграр продукция җитештерә торган алдынгыларның берсе булып тора. Быел бөртеклеләрдән 4 млн тонна уңыш алынган. Шикәр чөгендере уңышы – 2,5 млн тонна, бәрәңге һәм яшелчә 1,2 млн тонна булыр дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов сәхнәдән алдынгы комбайнчылар дип Чүпрәле районыннан Виктор Кучеров, Аксубай районыннан Җәүдәт Сафиуллин, Арча районыннан Марат Абдуллин, Мамадыш районыннан Александр Страховны телгә алды. Татарстан Рәисе нефть компанияләренә авыл кешеләренә ташламалы дизель ягулыгы белән ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Быел Татарстанда 2,5 млн тонна сөт савып алырга, 500 мең тоннадан артык ит һәм 2 млрд йомырка җитештерергә планлаштырыла. Кукмара районында тәүлегенә 550 тоннадан артык сөт савып алалар. Әтнә һәм Балтачта бу күрсәткеч 400 тоннадан артык, Саба, Мамадыш һәм Минзәләдә 300 тоннадан артык. Рөстәм Миңнеханов быел сыерлар саны һәм сөт җитештерү иң нык арткан Кайбыч районын, республикада йомырканың 70 процентын җитештерә торган Лаеш районын һәм итнең 40 процентын җитештерә торган Тукай районын телгә алды. Сыер савучылар арасында иң яхшылар булып Балтачтан Эльмира Мөхәммәтҗанова һәм Кукмарадан Фәгыйлә Галимова танылдылар. Актаныштан Фәнил Мәүлиев, Азнакайдан Зиба Мәмедгасанова, Буадан Эльвира Михайлова һәм Тукай районыннан Гөлүсә Әшрәпова ит терлекчелегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре булдылар. Кошчылыкта иң яхшылар – Лаеш районыннан Зәлфирә Галләмова һәм Лениногорск районыннан Зөлфия Мөгалимова. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсында «Ветеринария фельдшеры» номинациясендә җиңүче Татьяна Спиринаны билгеләп үтте.

«Быел Татарстанның Электрон мактау тактасын эшләтеп җибәрдек. Шунысы куанычлы: анда республиканың 529 агросәнәгать комплексы белгече кертелгән. Бүген безнең барлык алдынгыларыбызның исемнәрен әйтеп бетереп булмый. Барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!» – диде Татарстан Рәисе.  Аның сүзләренчә, Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре яу кырында да җиңү өчен көрәшә. «СВО ветераннары, туган якларына кайткач та, илебез һәм республикабыз иминлеге өчен тырышып эшләүләрен дәвам иттерәләр. Бүген безнең геройлар бу залда. Без сезнең белән горурланабыз! – диде ул. – Быелдан Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең яңа чарасы –авыл бизнесын ачуга «Агромотиватор» гранты гамәлгә ашырыла. Аны 9 яңа фермер алган инде. Башлаган эшегездә уңышлар телибез».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда фермерлык үсеше өчен шактый күләмдә дәүләт ярдәме чаралары каралган. 2027 елдан Татарстан бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күләме 950 млн сумга кадәр арттырылачак. Сыерлар асрауга субсидия бер башка 10 мең сумга кадәр артачак. Шулай ук атлар сатып алу һәм асрау чыгымнарын субсидияләү системасы кертеләчәк. Яңа технологияләр кертү, авыл хуҗалыгына яшьләрне җәлеп итү өчен проектлар тормышка ашырыла.

Рөстәм Миңнеханов авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең зур өлеш кертүен искә төшерде. «Бу эшне уңышлы дәвам иттерәбез. Беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә. Мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә. Су белән тәэмин итү, яктырту һәм башка юнәлешләр яхшыра. Без бу мәсьәләләрдә ярдәм иткәннәре өчен Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле», – диде ул.

Татарстан Рәисе тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исә Татарстан Рәисенә һәм ил җитәкчелегенә агросәнәгать комплексына зур игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Тантана алдыннан «Казан Экспо» янындагы мәйданда Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзорның Татарстандагы идарәсе карамагындагы учреждениеләргә яңа техника тапшырдылар. Шулай ук 1971–1983 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Госман Шаһи улы Җиһаншинга истәлек тактасы ачтылар. «Бу бөек кеше турындагы истәлек мәңге яшәячәк», – диде Татарстан Рәисе.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре