Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, гыйнвар-июнь айларында республиканың тупланма бюджетына керемнәр күләме 373,3 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән, салым һәм салым булмаган керемнәр – 308,2 млрд сум.
Үз керемнәребезне җыю буенча еллык план 54,4 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бу күрсәткечләр тынычланыр өчен сәбәп түгел. “Хәзерге шартларда вәзгыять теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Беренчел һәм социаль йөкләмәләрне тулысынча үтәү өчен катгый финанс дисциплинаны сакларга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта табышка салым буенча түләүләр төзелеш комплексы, финанс өлкәсе, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре кебек тармакларда кимегән.
Моннан тыш, республика оешмаларының 30 проценты зыянга эшли. Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына һәр предприятие белән элемтәдә булырга, җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләрне өйрәнергә, аларга ярдәм итү чараларын күрергә кушты. “Икътисад министрлыгына Финанс министрлыгы һәм салым хезмәте белән берлектә тармак министрлыкларының эшен координацияләргә кирәк – бюджетның сыйфатлы һәм тотрыклы үтәлеше моңа бәйле”, – диде Татарстан Рәисе. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга карамастан, республикада төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча уңай динамика саклана. Нефтькә дөньякүләм бәяләр арту узган чорда салым керемнәрен арттыру мөмкинлеген тәэмин иткән. Ул 800 млрд сумнан артык һәм 2025 елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк. Шул ук вакытта салымнар кимү куркынычы да саклана.
“Шуңа күрә салым түләүдән качуның законсыз схемаларыннан файдалануга юл куймау, шулай ук республиканың тупланма бюджеты керемнәрен арттыру мөмкинлекләрен эзләү өстенлекле урында тора”, – диде Марат Сафиуллин.
Татарстан Финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, 2026 елның 1 яртыеллыгында Татарстан тупланма бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 308 млрд сум тәшкил иткән. Республика бюджеты 259 млрд сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 49 млрд сум акча тупланган. Физик затларның кеременә салым тупланма бюджетка 102 млрд сум күләмендә кергән. Табышка салым кереме алты айда 94,6 млрд сум тәшкил иткән. Оешмалар милкенә салым бюджетка 27 млрд сум күләмендә кергән. Республиканың тупланма бюджеты чыгымнары 294 млрд сум тәшкил иткән.
Республика бюджеты чыгымнары 235 млрд сум күләмендә башкарылган. Ел башына калган бюджет акчалары һәм беренче яртыеллыкта кергән керемнәр хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның фаразланган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Киңәшмәгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов бүгенге шартларда керемнәрне һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителүен әйтте.
Бюджетны тулыландыру өчен иң зур мөмкинлек – салым бурычы, ул 12,5 млрд сум тәшкил итә. “Һәр предприятие өчен көрәшергә, аларның проблемаларына төшенергә, ярдәм итәргә кирәк. Иң мөһиме – эш урыннарын саклап калу”, – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез