Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Илебез өчен катлаулы чорда ислам дөньясы Россияне читкә какмады»

Татарстан Россиянең ислам дөньясы белән аралашуда төп мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бу эштә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме нинди роль уйный?

Рөстәм Миңнеханов: «Илебез өчен катлаулы чорда ислам дөньясы Россияне читкә какмады»
Фото: tatarstan.ru

Казан мондый хезмәттәшлек үзәгенә ничек әверелде? Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Tatarstan Today. Открытый миру» проекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиевага сөйләде. 

– Быел «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеменә 20 ел тулды. Сез, төркем Рәисе буларак, аның эшчәнлегендә нинди нәтиҗәләрне аерып күрсәтер идегез?

– Бу төркем Президентыбыз Владимир Путин Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында күзәтүче булачагы турында карар кабул иткәннән соң барлыкка килде. Төркемне Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев кебек ике абруйлы лидер җитәкләде. Стратегик күзаллау төркеменең эшчәнлеге Россиядә дә, чит илләрдә дә танылган әлеге ике шәхес катнашында башланып китте. 2014 елда исә бу төркемне җитәкләү миңа йөкләнде. Шул елдан бирле без бу эшне алып барабыз. Һәм шуны да әйтергә кирәк: ул вакытта Президент Россия позицияләрен якынайту, үзенчәлегебезне, күптөрлелегебезне күрсәтү максатын куйды. Илебез өчен катлаулы чорда, махсус хәрби операция вакытында, кемнең – дустыбыз, кемнең юлдашыбыз булганын күрдек. Ислам дөньясы Россияне читкә какмады. Лидерыбыз Владимир Путин ислам дәүләтләре җитәкчеләре белән бик яхшы мөнәсәбәттә. Барысы белән дә!

– Димәк, барысы белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре сакланып калды?

– Әйе. Бүгенге шартларда да без төркемебезнең утырышларын Россиядә – Мәскәү, Грозный, Уфа, Дагыстан, Казанда гына түгел, ә чит илләрдә дә үткәрәбез. Төркем утырышы Согуд Гарәбстанында да, Малайзиядә дә булды. Казанда да ел саен форум үткәрәбез. Партнерларыбыз – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре вәкилләре – биредә катнашалар, безнең белән эшлиләр. Казаныбыз ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алды. Бу партнерларыбызның үз позицияләрен саклавын, барлык мәсьәләләр буенча үз фикерләре булуны күрсәтә. Безнең илгә, Президентка хөрмәт барлыгын күрәбез! Һәм менә минем уйлавымча, безнең төркемнең эше дә үз нәтиҗәләрен бирә. Шуңа күрә, 20 елдан соң да «Россия – Ислам дөньясы» төркеменең эшчәнлеге дәвам итә. Быел Казандагы форумга яңа кунаклар көтәбез. Бу илебез мәнфәгатьләрен алга этәрүдә чираттагы адым булыр, дип ышанам.

– Сез үзегез дә еш кына ислам илләрендә рәсми сәфәрләрдә буласыз. Сезне иң югары дәрәҗәдә кабул итәләр. Без – моның шаһитлары. Сез менә шул дуслык мөнәсәбәте, нәкъ төркем эше нәтиҗәсендә арткан дип уйлыйсызмы? Ислам партнерларыбыз безне яхшырак белә башладымы?

– Минем фикеремчә, әйе. Чөнки алар Миңнехановны түгел, ә Россия Федерациясенең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән эшләргә вәкаләтле кешеcен каршы ала. Ягъни Россия Президенты тарафыннан шундый вәкаләтләр бирелгән кешене. Һәм, әлбәттә, шуны әйтергә кирәк: кая барсак та, без аңлау, ярдәм һәм яхшы мөнәсәбәт күрәбез. Безнең соңгы сәфәребез «ИННОПРОМ»га булды. Үзбәкстан Президенты белән гомуми мәсьәләләр турында сөйләштек, мин аны «КазанФорум»га чакырдым. Үзбәкстан һәм башка барлык илләр һәрвакыт вәкиллекле делегацияләр юллый. Аңа кадәр мин эш сәфәре белән Мисырда булдым. Анда да безнең компанияләргә бәйле мәсьәләләрдән тыш, төркем эшчәнлеге, форумны үткәрү хакында сөйләштек. Мин моны федераль дәрәҗәдәге яхшы мәйданчык дип саныйм. Президент бу форумның илдәге зур сәяси вакыйгалар арасында үз урынын тапканын күрә һәм безнең чарага федераль статус бирде. Оештыру комитетын вице-премьер Марат Хөснуллин җитәкли һәм аны бар яклап үстерүгә актив ярдәм итә. Ул безнең республиканы да, Россияне дә яхшы белә. Чит илләр эшләре министрлыгы, башка ведомстволар, ил Хөкүмәте, шулай ук Михаил Мишустин безгә бик нык ярдәм итә. Шуңа күрә, бу – безнең күмәк эшебез. Форумда күп төбәкләр һәм Россия компанияләре катнаша. Үзеңне кызыксындырган кешеләрне табарлык һәм үзең дә алар өчен файдалы була алырлык мәйданчык булдыру бик мөһим. Форум шундый мәйданчык булып тора. Без бу чараны лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез.

– Сез Малайзия турында сөйләдегез. Анда төркем утырышы узды, зур әңгәмә булды... Һәм шуннан соң Россиягә, Казанга Малайзия Премьер-министры һәм Короле килде. Димәк, рәсми булмаган, дустанә мөнәсәбәтләр дә хезмәттәшлекне үстерүдә зур роль уйный?

– Малайзия Премьер-министрының да, хөрмәтле Корольнең дә Россиягә, безнең Президентка бик дустанә мөнәсәбәттә булуын күреп торасыз. Чит илләрдәге күп кенә лидерлар бәлки Россиягә карата начар фикердә түгелдер дә, әмма бүгенге вазгыятькә бәйле фикерләре аркасында үзләрен, аралашуны бераз чикли. Ә бу кешеләр бар яклап ачык. Алар, киресенчә, Россия белән эшләргә кирәклеген, эшләп булуын күрсәтә, һәм бу безнең өчен дә бик мөһим.

Узган ел ахырында Казанда AAOIFI финанс оешмасының офисы ачылды. Бу да – уртак эш нәтиҗәсе. Сез, моңа кадәр Бәһрәйнгә барып, сөйләшүләр үткәргән идегез. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

– Беренчедән, без инде күптән Россиядә ислам банкларын алга этәрәбез. Әлбәттә, башта җайлы гына бармады. Соңгы елларда, Үзәк банк, Эльвира Нәбиуллина, РФ Дәүләт Думасы ярдәме нәтиҗәсендә алга китеш күрәбез. Тәҗрибә дәвам итә һәм бу эш җәелә бара. Бу – үзгә бер форма, биредә белгечләр, стандартлар кирәк. Ә AAOIFI ул – ислам банкингының стандартлаштыру, аудит, бухгалтер исәбе буенча дөнья системасы. Бу – Бәһрәйн Корольлегеннән читтә урнашкан беренче вәкиллек. Биредә, әлбәттә, Бәһрәйн Короле ягыннан зур ярдәм булды. Мөнәсәбәтләребез яхшы, ул – бик ачык кеше. Россиягә бик уңай карашта. Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Һәм, әлбәттә, ислам динен тотучы кешеләр өчен шундый мөмкинлекләр булу мөһим. Шуңа күрә бу эш хуплана. Безне ишетәләр, эшләргә мөмкинлекләр бирәләр. Ә иң мөһиме шул.

«Tatarstan today. Открытый миру с Диной Газалиевой» программасының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында махсус чыгарылышын «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында – 23 майда 19:00 сәгатьтә һәм 25 майда 22:10 сәгатьтә, «Татарстан – 24» телеканалында 27 майда 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә карый аласыз.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре