«Тасма» спорт мәктәбе территориясендә урнашкан яңа спорт комплексы ачу тантанасында Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, илнең спорт министры Михаил Дегтярев катнашты. Александр Гуцан билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан Россиянең иң эре спорт үзәкләренең берсенә әверелде. «Бүген Россиядә иң зур Җәядән ату үзәге ачылу белән әлеге борынгы спорт төре үсешенең яңа этабы башлана. Биредә дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт йолдызлары кабыныр дип чын күңелдән ышанам», – диде Генераль прокурор.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа комплекс ачылу Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүдә тагын бер мөһим адым булачак. Ул искәрткәнчә, 2028 елда Казан VII Бөтендөнья күчмә халыкларның Уеннарын кабул итәчәк, ә җәядән ату – турнирның төп дисциплиналарының берсе. «Без массакүләм һәм профессиональ спорт өчен шартлар булдыру буенча эзлекле эш алып барабыз. Җәядән ату – игътибар, чыдамлылык һәм төгәллек таләп итә торган спорт төре», – диде Татарстан Рәисе.
Михаил Дегтярев, үз чиратында, Халыкара җәядән ату федерациясенең Россия җыелма командасына барлык чикләүләрне бетергәнен искә төшерде. «Хәзер сез Россия әләме белән чыгыш ясый һәм җиңүдән соң ил гимнын тыңлый аласыз. Мин сезне котлыйм!» – диде ул спортчыларга.
Җәядән ату буенча Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогына бишенче илкүләм ярыш исә «Ак Барс Арена» стадионында уза. Татарстан спорт бәйрәмен икенче ел рәттән кабул итә. Александр Гуцан фикеренчә, хәзер инде бу чара медальләр өчен ярышу гына түгел. Ул – зур спортка юллама, Россия җыелма командасы өчен спортчылар әзерләү урынына әверелде. «Биредә дуслык һәм уңыш тарихы языла. Оештыручылар, судьялар, тренерлар, ата-аналар, җанатарлар һәм, әлбәттә инде, безнең яшь спортчылар аны бергә яза», – диде Генераль прокурор.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бездә яшәүче күп халыклар, аерым алганда, татарлар өчен җәядән ату һәрвакыт мәдәниятнең, гаилә традицияләренең һәм милли ярышларның бер өлеше булган. Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, республика спортның әлеге төрен үстерүгә аерым игътибар бирә. Ә бу ярышта катнашучылар Россия җыелма командасының нигезе булачак һәм илебезне халыкара мәйданда, шул исәптән 2028 елда Татарстанда узачак Күчмә халыклар Уеннарында тәкъдим итәчәк.
18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк ярышта илнең 48 төбәгеннән 600 гә якын спортчы катнаша. Алар 32 комплект медаль өчен көч сынаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез