«Баш әйләнү – аерым бер чир түгел, бәлки аны күрсәтүче билге. Узгынчы халәттән зур хәтәр белән яный торган авыруга кадәр күрсәтергә мөмкин ул», – дигән белгеч.
Әйтик, кинәт хәл китү, кул-аяклар хәлсезләнү, сөйләшә алмый башлау, бит ою, бик нык баш әйләнү яки кинәт кенә ишетми башлау инсульт турында сөйли.
Баш әйләнүгә карын ачу, тирләтеп калтырату килеп кушылса, сәбәбе канда шикәрнең төшүенә бәйле булырга мөмкин.
Йөрәк кагу – йөрәк тибешендәге көйсезлекләр турында, курку хисе барлыкка килү, сулыш кысылу һәм калтырату – «паническая атака» турында сөйли.
Баш әйләнүнең сәбәбе еш кына бернинди дә куркыныч тудырмый. Әйтик, башны борганда яки кинәт кенә урыннан торып киткәндә шундый халәт пәйда булырга мөмкин. Гадәттә 1 минуттан кимрәк дәвам итә ул.
Шул ук вакытта вестибуляр неврит, Меньер авыруы һәм вестибуляр мигрень кебек чирләр дә баш әйләнүгә китерә, дип билгеләп үткән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез