Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Табиб яман шеш белән авыручы кешедән сәер ис килүен әйткән

Яман шеш сәеррәк билгеләргә дә ия. Бу хакта “Российская газета” New York Post мәгълүматларына таянып яза. Нью-Йорк газетасында Кейт исемле туташның чир тарихы тасвирлап үтелгән. Ул, чирен белгәнче, тәненнән сәер ис килүен сизгән.

Табиб яман шеш белән авыручы кешедән сәер ис килүен әйткән

Кейт әйтүенчә, табиблар үзенә диагноз куйганчы, тәненнән чери башлаган дымлы агач, дарчин исен тойган. Белгечләр туташның лимфа системасында яман шеш ачыклаган.

Дәвалангач, ис юкка чыккан. Әмма ике ай узуга, тәненнән янә шундый ук ис килә башлаган. Тикшеренүләрдән соң инде калкансыман бизендә рак тапканнар.

Челтәрдә әлеге туташның чиренә бәйле фикер алышуларда кайберәүләр яман шеш белән чирләгәндә үзләреннән татлырак ис килгәнлеген билгеләп үткән. Чирләүчеләрнең якыннары да бу фикерне куәтләгән.

Табиблар әйтүенчә, яман шеш оча торган органик кушылмалар, шул исәптән полиамин эшләп чыгаруга китерә. Сырхаудан үзенчәлекле ис килү тән тиресенең кирәкмәгән матдәләрне чыгару өчен “фильтр” сыйфатында эшләвенә бәйле, дигән фикердә алар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре