Профессор, табиб-кардиолог Алексей Никитин “Газета. Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Табиб әйтүенчә, иң элек кандагы майлар дәрәҗәсен билгеләү мөмкинлеге бирердәй липид профиле моны бәяләү мөмкинлеге бирә.
Шул ук вакытта гомуми холестериннан, ЛПНП һәм ЛПВПдан тыш, липопротеин – Lp(а)га торган саен күбрәк әһәмият бирелә. Монысы тумыштан килгән атеросклероз куркынычын чагылдырып, кешенең ничек яшәвенә, нинди гадәтләргә ия булуына бәйле түгел. Никитин бу җәһәттән бик зур тикшеренүгә таянган: аның нәтиҗәсендә нәкъ менә Lp(а)ның матдәләр алмашы һәм ялкынсыну күрсәткечләре белән бергә йөрәк-кан тамырлары авыруы куркынычы иң зур булган кешеләрне ачыклау мөмкинлеге биргән.
Белгеч триглицерид һәм глюкоза анализларыннан чыгып исәпләнелә торган TуG индексын аерым атап үткән: монысы кан тамырлары тузуның төп сәбәпләреннән берсе – матдәләр алмашының начар булу күрсәткече.
Тагын бер мөһим төркем – ялкынсыну күрсәткечләре. С-реактив аксым яки һs-CRP чир куркынычы белән генә бәйле булмыйча, кешенең яше белән кан тамырларының катылыгы арасында үзенчәлекле бер арадашчыга әйләнә. Бигрәк тә ир-атларда сизелә бу. Шулай ук әлеге төркемгә канның гадәти гомуми анализыннан – мәсәлән, ЛПВПга нейтрофиллар яки ЛПВПга тромбоцитлардан чыгып исәпләргә мөмкин булган күрсәткечләр керә. Бу күрсәткечләр ялкынсыну дәрәҗәсен чагылдыра, һәм алар кан тамырларының вакытыннан алданрак картаюына бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез