Газетага язылу

Татарстанда физика һәм химия укытучыларының 345 мең сум түләү алу мөмкинлеге бар

Республика Министрлар Кабинеты карарлары проектлары берничә номинация буенча түләүләр санын арттыруны һәм аларның күләмен ачыклауны күздә тота, хәзер алар коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстанда физика, математика, информатика һәм химия укытучылары өчен акчалата бүләкләү шартларын үзгәртергә планлаштыралар. 

Физика-математика профиле педагоглары өчен һәркайсы 344 828 сумлыкн 190 түләү карала. Яшь укытучылар 275 862 сумлык 50гә кадәр түләү ала алачак. Тагын бер номинация физика-математика түгәрәкләре җитәкчеләре өчен кертеләчәк: аның буенча 103 448 сумлык 301 түләү каралган.

Физика-химия укытучылары өчен аерым түләүләр билгеләнәчәк. Бу категориядә 155 укытучыга 345 меңәр сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Яшь педагогларга 288 мең сумлык 50гә кадәр түләү каралган, дип яза Татар-информ.

Үзгәрешләр шулай ук бүләкләүгә дәгъва итүчеләрнең рейтинг исемлекләренә дә кагылачак: аларда урыннар саны яңа түләү лимитлары нигезендә артачак. Сүз Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре педагоглары турында бара.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре