Газетага язылу

Татарстан белгечләре Рубежное шәһәрендәге ашыгыч ярдәм станциясенә капиталь ремонт башлады

Татарстан белгечләре Рубежное шәһәрендәге ашыгыч ярдәм станциясенә капиталь ремонт башлады

Татарстанның шеф-регионы белгечләре Рубежное шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме станциясенең төп корпусында демонтаж эшләрен тәмамлап, гараж биналарын яңартуга кереште.

Төп бинада җылыту, су белән тәэмин итү, канализация һәм электр челтәрләре тулысынча сүтелгән, эчке конструкцияләр чистартылган, яңа сукыр сукмак өчен нигез әзерләнгән һәм киләчәктәге җылылык пунктының нигезе салынган. Гараж блокларында да эчке демонтаж төгәлләнгән, хәзер яңа түбә урнаштыру һәм биналарны төзелеш-монтаж эшләренә әзерләү бара.

Шуңа да карамастан, ашыгыч ярдәм станциясе гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Төзелеш эшләре медицина хезмәтенең эшчәнлеген туктатмас өчен этаплап алып барыла.

Проект кысаларында инженерлык челтәрләре тулысынча яңартылачак, бинаның эче һәм тышы ремонтланачак, җылытылган түбә, заманча электр белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, керүне контрольдә тоту һәм компьютер челтәре урнаштырылачак.

Моннан тыш, гараж биналарының берсендә беренче тапкыр ашыгыч ярдәм машиналары йөртүчеләре өчен ял бүлмәсе булдырылачак. Анда сигез йокы урыны, душ, санитар бүлмә һәм көнкүреш почмагы җиһазландырылачак. Ремонттан соң станциягә яңа җиһазлар һәм офис техникасы кайтарылачак, хезмәткәрләр өчен аш бүлмәсе ясалачак, ә территория төзекләндерелеп, асфальтланачак.

Хәзер объектта Татарстаннан килгән 20дән артык белгеч эшли. Төп төзелеш-монтаж этабы башлангач, төзүчеләр саны 50 кешегә кадәр арттырылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре