Татарстанның Саба районында коткаручылар 44 яшьлек ир-атны тапканнар, ул төнлә Лесхоз бистәсенә юлны югалткан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Караңгылык аркасында ир-ат кайда икәнлеген билгели алмаган, һәм 112 номеры буенча шалтыраткан.
Урынга 4 нче номерлы ЗПСО коткаручылары чыккан. Алар ир-атның Лесхоз һәм Яңа Кукмара бистәсен тоташтыручы юлдан баруын ачыклаганнар.
Югалган кешене Лесхоз бистәсеннән 6 км ераклыкта тапканнар һәм полициягә тапшырганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез