көн хәбәре
-
Сәламәтлек
Яран, төзәт ярам!
Йортка бизәк булган яран гөл, матур булудан тыш, дәвалау үзлегенә дә ия икән.
-
Җәмгыять
Артыгы булмас: махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм дәвам итә
Салкын көзләрдә күңелне җылытырга туган як сәламе җитә. Бернидән зарланмасалар да, егетләр күңеле барыбер шул җылыны сагынып көтеп ала. Шөкер, безнең волонтерлар да көттерми. Оекбашын да, мичен җибәрә, күңел җылысын тәмле ризыкларга кушарга да онытмый.
-
Җәмгыять
Ике караш: бер үк сорауны өлкәннәргә һәм яшьләргә бирдек
Мәңгелек проблема: өлкәннәр – яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне аңламый. Чорлар, карашлар, фикерләр төрле. Бер үк сорауны төрле заман вәкилләренә биреп, дөньяга карашларын чамаларга тырыштык.
-
Интервью
Вил Усманов: «Күңел яшь әле»
«Нинди гүзәл, матур минем халкым! Сәхнәләргә килеп чыга балкып...» Наил Касыймов сүзләренә Вил Усманов көй язган «Халкым» җыры милләтебезне берләштерә, горурлык хисе уята торган популяр җырга әверелде.
-
Җәмгыять
Илсур Метшин: «Казанда эш һәм иҗат өчен шартлар тудырыла»
Узган уку елында Казан педагоглары 184 млн сумнан артык төрле ярдәм чаралары алган.
-
Җәмгыять
«Безнең заман»: «Россиядә мондый фестивальләр бүтән юк»
«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең XIV ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана. Анда хезмәт кенәгәсендә 9 айдан артык стажы теркәлгән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр катнаша ала.
-
Җәмгыять
Белемгә юл: Рөстәм Миңнеханов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә мәктәп автобуслары тапшырды
Халыкара укытучылар көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 59 яңа мәктәп автобусы тапшырды.
-
Җәмгыять
Игелектә берләшү: Татарстанда корпоратив волонтерлык яңа дәрәҗәгә чыга
Казанда 2026 елның сентябрь азагында Татарстан корпоратив волонтерларының «Татарстан: сила соучастия» исемле беренче форумы узды. Ул 40 тан артык оешмадан 160 активистны берләштерде. Оештыручы булып СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Татарстанда корпоратив волонтерлык буенча Милли советның төбәк вәкиллеге (алга таба – Татарстанда НСКВ) чыгыш ясады.
-
Җәмгыять
Укытучы сукмагы
Җил-яңгырдан да, бураннан да курыкмый ул. Үзе Сарман районында яшәп, күршедәге Зәй районында урнашкан Бохарай мәктәбенә башта 25 ел җәяү йөри. Аннан велосипедка утыра, хәзер исә укучылары янына электр самокатында килә. Эшен яраткан кеше генә мондый кыенлыкларга түзә аладыр, мөгаен. Алсу Хәбибуллина йөргән сукмакларны без дә бер урап кайтыйк әле.
-
Җәмгыять
Казанда «ЗООФЕСТ ЭКО» фестивале узачак
10 октябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә йорт хайваннарын яратучылар өчен беренче тапкыр «ЗООФЕСТ ЭКО» гаилә фестивале узачак.
-
Язмыш
«Бик рәхмәтле бабаем ул»
Балтач районының Кариле авылында яшәүче 87 яшьлек Габдрәхим Һадиевка социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова булыша. 15 ел буе әби-бабайлар караучы Гүзәл 9 кешегә җылы өләшә. Барысын да яратам, берсен дә аерып әйтә алмыйм, дисә дә, рәхмәт сүзен иң күп әйткәнгә, Габдрәхим бабайның тормышын бәян итәбез.
-
Җәмгыять
Агроном Хәким Моратовның көзге киңәшләре
Уңышны җыеп алу бакчадагы эшләр тәмамланды дигән сүз түгел әле. Алары кара көзгә кадәр дәвам иттерергә мөмкин. Көзге мәшәкатьләрне ничек уңайлы һәм дөрес итеп ерып чыгарга?
-
Интервью
Психолог Гөлназ Әхмәтҗанова: «Бурычтан чыгу – карар кабул иткәннән башлана»
Ни өчен кеше кредит түләү авыр булачагын аңлый торып та, яңадан-яңа бурычларга керә? Бурычка яшәү гадәте каян килә? Әти-әнидән күчкән финанска бәйле әлеге сценарийны үзгәртергә мөмкинме?
-
Яңалыклар
Казаннан Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» исеменә лаек булды
Казанның 78 нче балалар бакчасы педагогы Елена Бербина «Россиянең ел тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Язмыш
Картлык – шатлыкмы?
Гомер көзе. Һәркемнең үзенеке ул! Аны нинди төсләргә бизәү дә үзләреннән һәм якыннарыннан тора. Ә кайчак бөтенләй чит кешеләр дә тормышыңа яктылык өсти.