КҮП УКЫЛГАН
-
МӨҺИМ
Уеннан уймак чыга күрмәсен: илдә үсмерләр кылган җинаятьләр саны арта
2026 елның беренче ярты еллыгында илдә үсмерләр кылган җинаятьләр саны 9 процентка арткан. Бу чорда закон бозган 11,4 мең үсмер ачыкланган.
-
Язмыш
Янгында вафат булган Зәлиянең соңгы сүзләре: «Апа, нишлим, каян чыгыйм?»
Балтач районының Иске Салавыч авылында гомер итүче Кәлимуллиннар гаиләсе бу көннәрдә кызлары Зәлиянең җидесен үткәрә. 14 яшьлек кыз бер атна элек янгында һәлак булды. Зәлияне соңгы юлга озатуда «ВТ» журналисты да катнашты. Саубуллашырга килүчеләр урамга сыймады... Ул көнне авыл гына түгел, бөтен район елады, әлеге фаҗига республиканы тетрәндерде.
-
Җәмгыять
Казанда кышын урам җыештыручыларга роботлар ярдәмгә киләчәк
2026–2027 елның кышында гомуми мәйданы 23 миллион квадрат метрдан артыграк булган урам юллары челтәре дүрт подряд оешма тарафыннан каралачак.
-
Җәмгыять
Күренекле татар язучысы Кави Нәҗмигә Уразавылда һәйкәл ачылды
Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан АССРның Язучылар берлегенең беренче рәисе Кави Нәҗминең тууына быел – 125 ел.
-
Интервью
Нияз Хәлиуллин: «Ясалма фәһем дөресрәк карарлар кабул итәргә булыша»
Цифрлаштыру сәясәте авыл хуҗалыгы тармагына торган саен ныграк үтеп керә. Бүген ясалма фәһем сыер савучы, ветеринар кебек белгечләрнең эзенә басып килә.
-
Җәмгыять
«Без Сара Садыйкова өйрәткәнчә җырладык»: Казанда танылган композиторны искә алачаклар
Калфаклы сандугач. Халкы аны яратып әнә шулай дип йөртә иде. Быел татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула.
-
МӨҺИМ
Бурдан да калмый: алданучылар саны артмаса да, зыян күләме кимеми
Эт өрә тора, бүре йөри тора: бу елның гыйнвар–сентябрь айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 3,8 миллиард сумга якын акчасын урлаган. Кесәгә кереп кенә калмыйча, җинаять юлына да этәрәләр. Казанда бер үсмер егет, кыз белән танышам дип, мошенниклар тозагына эләккән. Бүгенге тынгысыз заманда белгечләр балаларга аеруча да игътибарлы булырга киңәш итә. Мошенниклардан ничек сакланырга?
-
МӨҺИМ
Вакыт ачкычы табылды: Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза
Казан вакыты, халыкара хезмәттәшлек һәм һинд чәе. Татарстан башкаласында «ТАЙМ» II Россия–Һиндстан бизнес-форумы уза.
-
МӨҺИМ
Татарстанның 10 районында һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде
Белгечләр Татарстанда кыргый хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле чаң кага. Ел башыннан 29 очрак теркәлгән. Хәзерге вакытта республиканың ун районында (Чистай, Чүпрәле, Баулы, Лаеш, Сарман, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Бөгелмә, Мамадыш) һәм Казанда котыру авыруы буенча карантин игълан ителде.
-
МӨҺИМ
Алдагысын санап: парламентта көн кадагындагы мәсьәләләрне тикшерделәр
Киләсе ел бюджеты, электрон тәмәке сатуны тыю һәм яңа дәүләт бүләге. Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында депутатлар 14 республика законы проектын кабул итте. Эт язмышын да хәл итмәкчеләр.
-
Җәмгыять
Фатирым бар – кем ала? Татарстан халкы ремонт белән кызыксына башлаган
-
МӨҺИМ
2027 елга Татарстан бюджеты беренче укылышта кабул ителде
Татарстан Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында беренче укылышта 2027 ел һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты кабул ителде.
-
Җәмгыять
Быел Казанда 10,3 миллиард сумлык социаль объект төзелгән
Быел Казанда 10,3 млрд сумлык 8 социаль объект төзелгән. 44 социаль учреждениене капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү 2,1 млрд сумга төшкән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин сөйләде.
-
Яңалыклар
Арчада яшәүче пар бриллиант туйларын билгеләп үткән
Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр.
-
МӨҺИМ
Коры калу: быел Татарстанда 700 мең тонна ашлык җыелмыйча калган
Быел урып-җыю чорында яңгырлар күп яву сәбәпле, игенчеләр 700 мең тонна ашлыкны җыеп ала алмаган. Ил өчен дә, республикага да шактый зур сан. Гомумән алганда, быел кырлардан 3 млн 837 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш күләме гектарыннан 34,5 центнерны тәшкил итә.