КҮП УКЫЛГАН
-
Яңалыклар
Арчада яшәүче пар бриллиант туйларын билгеләп үткән
Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткәннәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Автосәнәгатьне үстерү республика һәм тулаем ил өчен зур әһәмияткә ия»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа «Соллерс» автомобильләре җитештерелә башлавы турында МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бүген Татарстан башкаласының Мостай Кәрим исемендәге скверында Башкортстан Республикасының халык шагыйре һәм язучысы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Митинг-концерт Мостай Кәримнең тууына 107 ел булуга багышланган иде.
-
Җәмгыять
«Без чәкчәктәге бал кебек»: Казанда таралган татарны берләштерү турында сөйләштеләр
Бөтендөнья татар конгрессы Төбәкне өйрәнүчеләр комитеты оештырган чараның башкалабыздагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә узуы бик урынлы иде.
-
Интервью
Илнур Нурмөхәммәтов: «Федераль юлларда иминлек арта»
Быел Татарстанда 120 чакрымнан артык федераль юл төзекләндерелә. Ел ахырына кадәр зур юлларның кайсылары яңартыла? Киләсе елда федераль юлларда нинди эшләр көтелә? Бу хакта «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов белән сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Бизмәндә – бала гомере: республикада балалар катнашында аварияләр саны арта
Үсмерләр үзләре машина сатып ала һәм рульгә утырып, олы юлга чыга. Акчага кызыгып, җинаятьчеләр тәкъдим иткән эшкә алына. Гомерләрен компьютер уены кебек кабул иткән балалар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе буласын уйлап җиткерми. Кызганыч, уенда гына үлеп терелеп була. Ә тормышта закон каршында үзең дә, әти-әни дә җавап тотачак. Татарстанда булган фаҗигаләр – моның ачык мисалы.
-
Яңалыклар
Казанда балалар өчен яңа стоматология поликлиникасы ачылды
Казанда Дәрвишләр бистәсендә балалар өчен яңа стоматология поликлиникасы ачылды
-
Җәмгыять
Алиса, татарча җырла!
Кызык та, кызганыч та. Бүген бала бишектән телефон тотып төшә, үсә төшкәч, «акыллы» колонка белән «сөйләшә» башлый. Гаджетлар тормышыбызга үтеп керде, дип чаң сугудан гына файда юк, моны кабул итәргә һәм милли тәрбияне шушы заман мохитенә яраклаштырырга туры килә.
-
Җәмгыять
Казанда тәүге тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумы уза
Казан беренче тапкыр «Мәдәниятләр диалогы: Россия-ислам дөньясы» Халыкара студентлар форумын кабул итте. Ул «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» кысаларында уза. Чараны оештыручылар – Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды ярдәмендә Россия ислам институты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Мөхәммәд бен Зәйед исемендәге гуманитар фәннәр университеты.
-
Мәдәният
Саба сәхнәсендә «Сәхия» премьерасы тәкъдим ителде
6 октябрь көнне Байлар Сабасы мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гаҗәеп тирән һәм олы соклану уяткан затлы тамаша — Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестенә нигезләнгән «Сәхия» драмасын тәкъдим итте.
-
Җәмгыять
Марат Кәбиров: «Ни зыяны бар театр исемендәге «татар» сүзенең?»
Соңгы арада җәмәгатьчелек Татар опера һәм балет театры исеменнән «татар» сүзен алып ташлауны тәкъдим иткән түрәгә бәйле рәвештә шау-гөр килешеп алды. Бу театрга якын торган кеше булмагач, мин фикеремне белдермәдем инде. Либреттолар язучы шагыйрьләр, композиторлар өлешенә керергә җөрьәт итмәдем.
-
Сәламәтлек
Күз күремен үзгәртергә сәләтле күнегүләр
-
Җәмгыять
Без уйлаганнан якынрак
Бөтендөнья космос атналыгының быелгысында Казан шәһәрендәге 16 нчы мәктәп укучыларының «Космос. Гагаринга» дигән гади генә адрес белән беренче космонавтка юллаган телеграммасы белән танышу иң дулкынландыргыч мизгел булгандыр, мөгаен.