Газетага язылу

Хәерле сәгатьтә! Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

Яз иртә килә, ди игенчеләр. Инде узган атнада тугыз район уҗымнарны тукландыруга да кереште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлыгы 485 мең гектарда көзге культураларны һәм 309 мең гектарда күпьеллык үләннәрне ашлыйсы бар. Быел чәчү 1,7 млн гектарда башкарылачак.

Хәерле сәгатьтә! Татарстанда язгы кыр эшләре башланды
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Язгы чәчүгә әзерлек турында Хөкүмәт йортында да сөйләштеләр. Министр урынбасары Ленар Гарипов сүзләренә караганда, быелгы уңыш өчен 395 мең тонна ашлама сатып алынган. Уртача алганда, бер гектар чәчү мәйданына 67,7 кг ашлама тупланган. Соңгы ике атнада өстәмә рәвештә 49 мең тонна сатып алынган.

Чәчеләчәк орлыкларның күпчелеге әзер. Бөртекле сабан культуралары белән тәэмин ителеш – 128 процент. Кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыклары  читтән кайтарылачак. Алар буенча да мәшәкать булмас, дип ышандыра җаваплы кешеләр. Март ахырында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Тукай һәм башка районнарда әзерлек югары дәрәҗәдә, дип бәяләделәр.

Уҗымнарны тукландыруга иң беренчеләрдән булып Баулы районы кереште. Бу якларда кырлардагы трактор гөрелтесенең инде 1 апрельдән бирле тынганы юк.

– Уҗымнарның күп өлеше бик яхшы хәлдә. Кышны әйбәт чыктылар. Җирнең туң катламы калын булмагач, карны да әйбәтләп сеңдерә алды. Ташулар да булмады. Бу бик куандыра, чөнки туфракның дымлылыгы җитәрлек дәрәҗәдә. Кәеф тә яхшы. Хуҗалыкларының барысы да чәчүгә керешеп китәргә әзер. Тырмага да чыктык, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов.

 

Аның сүзләренчә, башка елларга караганда яз өч атнага иртәрәк килә. Ләкин бу әле чәчү шуның кадәрле тизрәк башлана, дигән сүз түгел.

– Һәр нәрсәнең үз вакыты белән баруы хәерле. Алдан чәчкән уңышны май башындагы суыклар харап иткән еллар да булды. Шуңа күрә барысы да үз җае белән барсын иде, дип телибез, – ди идарә башлыгы.

 

Беренчеләр сафында Нурлат районы да бар. Идарә башлыгы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, алар көзге культураларны 2 апрельдә тукландыруга керешкән.

– Узган ел 27 мартта чыккан идек. Быел да шушы тирәләр булып чыкты. Быелгы яз үзенчәлекле. Туфрак сәгате, минуты белән җилли. Кышын җир туңмагач, дым туфракка яхшы сеңде, сулар акмады. Матур яңгыры да явып узды. Бу бик яхшы, шул ук вакытта бөтен кырга да кереп булмый. Җилләгәннәренә генә керә алабыз. Хәзерге вакытта көзге рапс һәм бодайны тукландырабыз, күпьеллык үләннәрне һәм сөрүлек җирләрне тырмалауга керештек. Башка елларга караганда, техниканың әзерлеге бик яхшы. Тракторлар – 98, калганнары 100 процент әзер, – диде ул.

 

Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, фермер хуҗалыкларына гына авыррак. Соңгы вакытта сөт бәяләре төшү дә кәефләрен кырган. Тик аңа карамастан, берсе дә җирләрен буш калдырырга җыенмый.

 

– Ягулык бәяләре бик күтәрелде, сөтнеке, киресенчә, төште бит. Менә шулар бик нык борчый, әлбәттә. Әле ярый алар гыйнвар, февраль айларына сөттән субсидия алды. Эре хуҗалыкларга да, фермерларга да зур ярдәм булды, – ди идарә башлыгы.

Зәйлеләр дә калышмый. Узган җомгада өлгергән басуларны башлап куйганнар, әлегә 250 гектар мәйдандагы көзге культуралар тукландырылган.

 

– Ныклап, рәхәтләнеп тотынып булмый әле. Кардан ачылган, җилләгән басуларны гына эшкәртәбез, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. – Уҗымнарның тишелеп бетмәгән урыннары бар әле, шуңа күрә аларның кышны ничек чыкканын кистереп кенә әйтеп булмый. Яз бик иртә килер төсле иде, тик барыбер шул бер чамага туры килә, ахрысы. Бәлки уртачадан иртәрәк килә торгандыр. Быел туфракның сыйфаты куандыра. Узган көз яңгыр койды да, өч көн катырып торганнан соң, кабаттан яңгыр яуды. Ягъни туфрак өстен катырып җибәрде, туң аска төшә торган булмады, кар юрган булып ятты. Бу – бик әйбәт күренеш. Шуңа күрә кар күп булса да, районда су баскан авыллар булмады, туфрак та дымга туенды.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре