Концерт Россиянең Генераль консуллыгындагы тантаналар залында узды. Анда коллективның яңа репертуарыннан әсәрләр – узган гасырның икенче яртысындагы җыр традицияләре белән сугарылган халык һәм автор җырлары яңгырады. Әйтергә кирәк, этно-коллективның яңа альбомы озакламый интернет челтәрендәге музыкаль мәйданчыкларда да пәйда булачак.
Кичәгә дипломатлар, татар диаспорасы вәкилләре, бизнес һәм мәдәният эшлеклеләре җыелды. Этник музыка белән танышу аларның күбесе өчен чын мәгънәсендә ачышка әйләнде. Чакырылган кунаклар төрле телләрдә сөйләшсә дә, борынгы җырлар һәрбер тамашачының күңеленә үтеп керде. Чын мәгънәсендә профессиональ осталык белән чыгыш ясаган һәвәскәр ансамбль кичәгә җыелучыларны таң калдырды. Концерттан соң артистлар тамашачылар белән дә аралашты. Коллектив зур кызыксыну уятты. Истанбулдагы мәдәни мәйданчыклар аларны киләчәктә үзләренә чакырырга әзер булуларын белдерде.
«Кадим Әлмәт» Истанбулда концерт кую белән генә дә чикләнеп калмыйча, Palet башлангыч музыка мәктәбенә дә барды. Ике арада җылы мөнәсәбәт урнашкан. Ансамбль моңа кадәр бирегә «Карлыгач» балалар коллективы белән килгән иде.
Әлбәттә, бу очрашу да бүләксез узмады. «Кадим Әлмәт» мәктәп укучыларына төрки уен коралы – думбра, ә уку йорты кунакларга тынлы милли уен коралын бүләк итте. Гомумән, мәктәп этно-коллективны нык тәэсирләндерде. Биредә традицион музыкага игътибар гаять зур: мәктәптә уен кораллары музее бар, шулай ук балаларга аларның төзелешен, карап тоту серләрен өйрәтү өчен остаханә булдырылган.
Төп кунак буларак «Кадим Әлмәт»нең төрки илләр ансамбльләренең Нәүрүз бәйрәменә багышланган концертында да катнашу тагын да бер истәлекле вакыйга булды.
Бүген коллектив актив рәвештә Идел буе төбәге халыкларының җырларын, шигъри мирасын популярлаштыру белән мәшгуль. Ансамбльнең иҗаты нигезен милли уен коралларында башкарыла торган этник әсәрләр тәшкил итә. Ул соңгы 5 ел эчендә, экспедицион тикшеренүләрдән, тарихи материалларны цифрлаштырудан алып, китап бастыру һәм үз репертуарын булдыруга кадәр, гаять зур эшләр башкарды. Этно-коллективны, гомумән, тиңдәше булмаган проект, дип бәяләргә мөмкин. Ә инде төп кыйммәте кабатланмас үзенчәлеккә ия булуында, мәдәни мираска карата сакчыл мөнәсәбәтендә чагыла.
Коллектив агымдагы елны «чыгышлар елы» дип атый. Алда аны яңа концертлар, гастрольләр, яңа тамашачылар белән танышулар көтә.
Проект республика дәрәҗәсендә дә югары бәяләнде. «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Идел буе төбәге халыкларының этник музыкаль-шигъри мирасын торгызуга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Иҗат төркеменә шулай ук «Татнефть» хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлинов һәм төрки уен коралларын әзерләү остасы Сергей Вертелецкий кергән.
«Бизнесның производствоны үстерү генә түгел, мәдәни мохиткә дә зур йогынты ясау үрнәге бу», – ди Павел Корчагин.
Шунысы игътибарга лаек: «Кадим Әлмәт» музыкаль проект кына түгел, ә җыр телен универсаль аңлашу чарасына әйләндереп, илләрне, буыннар һәм традицияләрне берләштерә торган көч тә әле.
Розалия Галиуллина
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез