Без, хатыным Лиза һәм ике балабыз белән, аны карап та тормыйча эләктердек. Зур йорт, киң бакча, тыныч урын – хыялның үзе кебек. Ләкин инде икенче көнне үк мин баскыч астындагы туфракның бераз утырганын күрдем һәм җирне тигезләмәкче булып казый башладым. Көрәк ташка бәрелде. Мин туфракны чистарттым һәм кабер ташын күреп, аптырап калдым. Таш өстендә 1847 ел датасы язылган иде.
Без белгеч чакырттык. Ул монда кайчандыр зират булганын раслады. Биредә утызга якын кеше җирләнгән булган. Рәсми рәвештә зиратны күчергәннәр, ләкин кайбер каберләр урынында калган.
Башка килгән беренче уй йортны сату теләге булды, ләкин без бөтен акчабызны шушы йортка тоткан идек. Калырга туры килде. Беренче төн тыныч кына үтте. Ләкин икенче төнне балалар подвалдан тавышлар ишетүләрен әйттеләр. Мин аска төштем. Анда караңгы һәм дымлы туфрак исе килә иде. Бүтән сәер нәрсә табылмады.
Беркадәр вакыт узгач, әйберләрнең урыннары үзгәрә башлавын күрдем. Өстәлдә калдырган чынаягым шкаф эчендә пәйда була. Кашык-чәнечке дә шулай күченеп йөри. Савыт-сабаның асты өскә әйләндереп куелган була. Башта бер-беребезне гаепләп тә маташтык әле, соңыннан гына аларның шулай үзлегеннән сәяхәт итүенә ышандык.
Бер атнадан соң Лиза, йоклаганда, кемнеңдер җилкәсенә өрүен сизеп уянган. Борылып караса, билгеле инде, беркем дә юк. Бер иртәне без йокыдан уянуга стенада язу тора: «Без монда».
– Балалар шаярткандыр, – дидем мин, ни әйтергә белмичә. Хатын дәшмәде.
Киләсе төнне мин йокламадым. Кунак бүлмәсендә түшәмдәге аяк тавышларын тыңлап утырдым. Гел кеше йөргән шикелле иде. Аптырагач, өскә мендем. Беркем дә табылмады, анда бары тик тузан һәм иске тартмалар гына иде. Ләкин өй түбәсеннән чыгарга дип ишеккә үрелгән җирдән борылып карасам, почмакта бер шәүлә басып тора. Соры күлмәк кигән хатын-кыз. Ул хәрәкәтсез иде, ләкин аннан килгән салкынны бөтен тәнем белән сиздем. Ул бары тик басып, миңа карап кына торды. Дәшмәде дә, селкенмәде дә. Мин аска төштем, чарлакка чыга торган ишекне бикләдем һәм Лизага:
– Безгә китәргә кирәк. Һичьюгы берәр атнага, – дидем.
Иртәгәсен ипләп кенә җыена башладык. Тик идәндә курчак белән уйнап утырган кечкенә кызыбыз телгә килде:
– Алар безне куркытырга теләми, – диде ул өлкәннәрчә җитдилек белән, – безнең китүебезне генә телиләр. Ләкин моны ничек әйтергә белмиләр.
Мин беркадәр уйланып йөрдем дә рухлар белән сөйләшергә булдым. Акылсызлыктыр инде бу, тик нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Кичен кулга шәм алдым, подвалга төштем һәм кычкырып әйттем:
– Без дошман түгел. Без монда нәрсә булганын белмәдек. Китүебезне телисез икән, китәрбез. Ләкин безнең әлегә яңа йорт сатып алырга акчабыз юк.
Тавышымның кайтавазлары басылуга тынлык урнашты. Үз гамәлемнең сантыйлык икәнен аңлап, моңсу гына елмаеп куйдым. Ярый подвалда ялгызым гына әле. Берәр кеше күрсә, ахмак, дип уйлаячак. Әмма икенче мизгелдә үк ниндидер үзгәреш сизеп, сагаеп калдым. Арка үзәгем буйлап салкын йөгерде. Һавадан парга, пардан матдәгә әйләнгән шикелле, төрле тарафлардан үткән заманча киенгән кешеләр пәйда була башлады. Алар мине әйләндереп алдылар. Гәүдәләре әйбәт кенә күренсә дә, йөзләрен аерырлык түгел, алар ярымтоман-ярымкеше рәвешендәрәк иде. Бераздан алар бармаклары белән түбәнгә төртеп күрсәтә башладылар. Төрлесе төрле тарафка. Мин ни хикмәт беләндер аларның үз каберлекләренә күрсәтүләрен аңладым. Моны аңлауга, алар хуплагандай баш кагып куйдылар һәм миңа төртеп күрсәтеп, кулларын селтәделәр. Кит, янәсе. Китегез, безгә комачауламагыз. Хәзер инде барысы да аңлашылды. Кызыбыз дөрес әйткән, алар безне куркытырга да, зыян салырга да теләмиләр, бары тик үзләрен тынычлыкта калдыруыбызны гына үтенәләр икән. Алар болай итеп үзләрен борчып йөрүчеләрдән шулкадәр арыганнар. Чынлап та шулай инде бер карасаң, әрвахларга тынычлык кирәк.
Мин подвалдан чыктым да Лизага әйттем:
– Акча юнәткәнче без монда яшәрбез. Тик аларны берничек тә борчырга ярамас. Подвалга керү юлын томаларбыз, җир казымабыз, шауламабыз. Бәлки алар безне кабул итәр…
Без шулай эшләдек.
Ләкин… Һәр төн, томалап куелган люк яныннан үткәндә, сулыш алган тавыш ишетәм. Ә кайчак тәрәзәдән караганда, бакчада соры күлмәкле хатын-кызны күрәм. Ул безгә янамый. Ул бары тик үз җирендә ничек яшәвебезне күзәтә.
Бераздан без шуны аңладык: без бу йортның хуҗалары түгел. Без – кунаклар. Үз урыныбызны белеп, хуҗаларга хөрмәт белән карап, тыныч кына яшәсәк, алар безгә тимәячәк.
Ләкин берәр көнне китәргә уйласак, рухларның безне болай гына җибәрмәячәген беләм. Без алар тормышының бер өлешенә әйләндек. Алар – безнең тарихның бер өлешенә. Ә мондый очракларда аерылышу беркайчан да җиңел генә була алмый.
Хәзер мин кайчандыр каберләр булган урынга чәчәкләр куям. Һәр җомга саен. Төннәрен миңа бакчада җылырак булып киткән кебек тоела. Төгәл әйтеп булмый: бу – әрвахларның рәхмәтеме, әллә бары тик һава торышы гынамы.
Ләкин бер нәрсәне төгәл беләм… Тынычлык – әрвахлардан читтә яшәү дә, мәетләрнең булмавы да түгел. Тынычлык – үзебездән алда гомер иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп яшәү. Без моны истә тотсак, аларның тынлыгы бозылмас. Аларның салкыны да безнең арага кермәс.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез