Газетага язылу

Хушлашу сүзе: Радик Сабиров татар матбугаты өчен чын-чынлап җан атты

Кичә генә соңгы мәкаләсен язган кеше бүген арабызда юк. Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат.

Хушлашу сүзе: Радик Сабиров татар матбугаты өчен чын-чынлап җан атты

Ятим калдык

«Татмедиа»да хезмәттәшебез белән хушлашуны көткәндә, «Шәһри Казан» редакциясенә төшеп, андагы журналистларның хәлен белештек. «Ятим калдык», – диде алар. «Кичәге язмасын укыгыз, анда барысы язылган», – диештеләр. «Уку культурасын кайтарасыбыз килә безнең. Ничек тә булса. Ниндидер дәүләт программалары кабул итепме, башкачамы – укытасы килә», – дип борчылып язган баш мөхәррир. Әле майның 17 сендә генә 47 сен тутырып, барысын да чәкчәк белән сыйлаган булган Радик. Кызганыч, кич авылдан кунакка килгән әти-әнисен каршы алырга дип театрга барган җирендә йөрәге тоткан аның.

– Кичә генә бергә утырып газета чыгардык бит. Бүген инде юк, – ди баш мөхәррир урынбасары Эльза Хамматова. – Төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, арада Радик иң рәхәте иде. Редакциягә тыныч күңел белән килдек. Һәр нәрсәне уртага салып сөйләшә идек. Беркемгә авыр сүз әйткәне булмады. Иң беренче булып килеп, өенә иң соңыннан кайтып китәр иде. Бүлмәсендә уты сәгать 8–9 да гына сүнде. Редактор, гади хезмәткәр эше дип тормыйча, барысын да җиң сызганып үзе эшләде. Социаль челтәрләрдә уннан артык сәхифә алып барды. Кызлары «әтием» дип кенә торды. Аларның терәге иде. Шаян иде Радик. Үзе дә безнең шат күңелле булуыбызны теләде. Кәефсез тоелган чакларыбызда: «Елмай әле син», – дия иде. Коллектив Радик белән бик бәхетле яшәде.

Илгизә Галиуллина журналистикага аяк баскан көннәрен искә алды.

Студент вакытта ук Радик абый мине эшкә алды. Аның ярдәме белән тормышымны алып барырлык акча эшли алдым. Мине гел спорт темаларына тартты. Федераль Сабан туена барганда да: «Көрәшне кара, баш батырны бел», – дип әйтә иде. Көрәшчеләрне бер йодрыкка туплап тота торган «Батырлар илендә» каналы да – аның идеясе. Күзгә күренми торган эшләре күп булды. Газетада дөнья күргән язмаларны халык күбрәк укысын дип тырышты. Социаль челтәрләрдә актив эш алып барды. Нәтиҗәдә татар басмалары арасында газетабыз сайты беренче урынга чыкты. Заманнан калышмады, безнең белән бер дулкында булды.

Рәсимә Галиева Радикның заманча карашлы булуын, барлык журналистлардан да алдарак баруын әйтте.

– Социаль челтәрләрне алга җибәрү буенча күп укыды, күп өйрәнде. Безне дә яңалыклардан калышмаска өйрәтте. Бик гадел, сабыр кеше иде. Әйтәсе сүзен җайлап әйтә белде. Балаларын бик яратты. Туган ягына еш кайтты. Көчле кеше иде. Аның күп эшләүдән «яну»ын күрдем. Кызганыч, үзен аямады, –диде Рәсимә Галиева.

Исемнәр артыннан чапмады...

Радикны яхшы белгән «Сөембикә» журналисты Чулпан Галиәхмәтова белән сөйләшеп алдык.

– Шәхсән минем өчен «Татмедиа»дагы бер терәк югалган кебек булды. Кайчан гына күрешсәк тә, Радик белән рәхәтләнеп сөйләшә идек. Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, сүзебез татар матбугатына барып тоташты. Татар матбугаты өчен чын-чынлап, бар җаны белән янып йөрде ул. Чын татар җанлы иде, – ди Чулпан. – Басма матбугатка кул селтәү чорында да «подписка» дип чапты. Баш мөхәррирләр арасыннан социаль челтәрләргә ныклап тотынучы, аларның бөтен серләрен белүче дә ул иде. Беренче блогер журналист та Радик булмады микән әле? Күпләрнең социаль челтәрләр буенча аннан киңәш сораганын беләм. Ә ул белгәнен бервакытта да яшермәде, нинди сорау белән килсәң дә, төпле киңәшен бирде, иренмичә җайлап кына аңлатты. Тәкәбберлеге юк иде шул аның. «Рейтинг» дип янды, Беренчелек дип җенләнде, әллә ничә аккаунт, канал алып барды. Эшләде дә эшләде... «Радик, син эштә кунасың, ахры, кайчан ял итәсең, ул йөрәгең ничек түзә?» – дип бер генә әйтмәгәнмендер. Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына куя иде. Зарланмады. Бөтен зарын йөрәгенә җыйган икән... «Татмедиа» бинасы каршында иртән каршы алды, кайтып киткәндә озатып калды. Бүген иртән дә елмаеп килеп чыгар, һәрвакыттагыча берәр комплимент әйтер, йә ерактан кул изәр кебек тоелды. Исемнәр артыннан да чапмады, мактаулы кәгазьләр дә алмады. Артык тыйнаклыгы да, горурлыгы да булгандыр. Эшенә бирелгән җан иде ул. Чын-чынлап эш аты иде. Тыныч кына эшләгән эш атына кайчан медаль такканнары бар соң?! «Татмедиа» җитәкчелеге Радикның исемен мәңгеләштерсен иде.

Хушлашу сүзе

Ирләрнең дә күзеннән яшь тама. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» генераль директоры Илшат Әминов Радик Сабировның үлеме турында ишеткәч, күзләренә яшь килгәнен яшермәде.

– Радик мөхәррир, журналист, иҗатчы гына да түгел, ул безнең дус та иде. Бик сәләтле кеше. Аңа карагач, безнең матбугатның, татар сүзенең, журналистиканың киләчәге бар дип уйладым. Бүген йөрәктә өметнең бер канат сыман җебе өзелде, – диде Илшат Әминов. – Радик Сабировны алыштырып булмый, чөнки ул көн саен милләт, укучылар, журналистика өчен тәүлек буе эшләде. Ял көннәрендә дә монда иде. Кич белән кайтып барганда каршыга Радик очрады. «Нәрсә эшлисең?» – дим. «Сайтка бер материал куйдым әле, булышырга кирәк», – ди. «Башка эшең юкмыни соң?» – дигәч, «Эшемне яратам, шуңа күрә авыр түгел», – дия торган иде. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту бу. Урыны оҗмахта булсын.

Ышанып бетәрлек түгел. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип көрсенеп куйды:

– Бөек кешеләр, татар кешеләренә табынабыз. Радик безнең белән бергә булды, чынлап та, ул бөек кеше иде. Шулкадәр хөрмәтле һәм тыйнак, татар журналистикасында аның кебек кеше бар иде микән?

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Радик Сабиров белдергәнчә, Җир шары әйләнсен өчен, кайбер кешеләр аны үзенең аяклары белән ныграк әйләндерергә тиеш. Радик нәкъ менә шундыйлардан иде.

– Зур эшләр башкарса да, беркайчан да күкрәк сугып йөрмәде. Тавыш күтәргәнен күргәнем булмады. Сабыр, тыныч, шул ук вакытта шау-шу куптармыйча үз эшен башкаручы кеше иде, – диде ул.

«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин Радикның татар журналистикасында спорт юнәлешен күтәрергә тырышуын искә алды.

– Татар милләтен, халкын, татар телен үстерергә теләде. Татар факультетында укыды, ул аның канына сеңгән. Миллилекне һәм професиональлекне тигез дәрәҗәдә алып бара белде. Тавыш күтәреп әйткән бер очракны да хәтерләмим. Җаваплы, ышанычлы булды, – диде Илназ Фазуллин.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Радик Сабировның татар көрәшен дөньяга танытуга керткән өлешен ассызыклады.

– Радик спортчылар, бигрәк тә көрәшчеләр өчен якын булды. Татар көрәше өлкәсендә ул соңгы егерме елда бик актив эшләде. Зур турнирлар аннан башка узмады. Ул һәр көрәшченең кем икәнен, аның гаиләсен белде, аларны зур дәрәҗәләргә күтәрде. Көрәшчеләр турында дуслары белән бик матур китаплар чыгарды, анда аның язмалары урын алды, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аксубай егет-кызлары, якташлар җәмгыяте исеменнән «Ватаным Татарстан» газетасының элекке мөхәррире Гөлнара Сабирова сүз алып, Радикның фәндә дә, иҗатта да, спортта да якты эз калдыруын әйтте.

– Радикны Аксубайда бик яраталар. Аксубайны да Радик бик яратты. Ул районыбызның бик тыйнак һәм бик талантлы егете иде. Бөтенебез бик зур тетрәнү кичерәбез, – диде Гөлнара Сабирова.

Казан дәүләт университетының «татфак»ында укыган сабакташлары фикерен дә сораштык.

– Ул безнең староста иде. Кадерле иде ул безгә: егермедән артык кызга бер егет иде. Барыбызны бергә туплап, дәрескә килүебезне барлап торды. Тәртип оештыра белде. Җитәкчелек сыйфатлары аның студент елларында ук башланган инде. Хәтта без, кызларга да, үрнәк иде. Кешегә авыр сүз әйткәнен бер дә хәтерләмим. Укып бетергәч тә, юллар гел кисешеп торды,  – ди Гөлнур Корбанова.

***

Радик белән безнең дә юллар гел кисеште. «Ватаным Татарстан» белән «Шәһри Казан» бер бинада эшли башлагач бигрәк тә. Ярышып эшләсәк тә, уңышыбыз һәм максатыбыз уртак булды: татарның укырлык басмасы, әйтер сүзе, өмете булсын, дип тырыштык. 

Радик Сабиров:

Эшлисең-эшлисең, тырышасың-тырмашасың, 100 әр, 200 әр сум җыеп барып, икешәр-өчәр эштә хезмәт куеп баерга омтыласың, ләкин... Ләкин синең барып чыкмый, ә кемгәдер бәхет елмаямы шунда, күктән нидер төшәме, тиешле вакытта кирәкле урында булып чыгамы – аңлый алмассың. Ахыр чиктә, күпчелекнең әнә шул җыйган малы, янга калдырган 100–200 сумы соңгы юлга озату чыгымнарын гына капларлык булып чыга. Шунысы әйбәт: соңгы юлга озаткач, мал-мөлкәте, доллар-евролары турында чәйнәүче булмый. Тыныч күңел белән китәсең дигән сүз. Хәер, үлгәч, бае да тыныч күңел белән китәдер инде анысы.

Баерга омтылуның начар ягы юк. Кемдер булдыра, кемгәдер бәхет кенә елмаймый. Күңелең бай булсын да тынычлыгың булсын инде.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре