Кеше заты шулай корылган инде: сәламәт булганда ул аны саклау хакында уйлап та карамый. Нәрсә тәмле – шуңа ябырыла, каты эчемлекләрдән дә баш тартмый, йокы да туйганда туя, туймаганда – юк. Без бер 40 яшьләр тирәсенә чаклы, сансызланып, чирләрне җыябыз да, 40 ны узгач, алардан котылу юлларын эзли башлыйбыз. Тулысынча котылып кына булмый. Биредә әле табигый фактор да бар: табиблар әйтүенчә, кеше үзе сизмәсә дә, организм 30 ны узуга акрынлап картая башлый икән. Матдәләр алмашы сүлпәнләнә, кан составында үзгәрешләр барлыкка килә, корсак тирәсенә май катламы утыра башлый, ир-атларда тестостерон кимергә тотына.
Биологик күзлектән караганда, 40–50 дән соң кеше заты табигатькә, дөресен генә әйткәндә, инде кирәкми дә. Нәсел инде калдырылган, бала-чага мөстәкыйль яшәмәслек түгел. Кеше табигать алдындагы төп бурычын үтәгән. Әлбәттә, кайбер иркә малайларын әниләре 50 яшьтә дә бала итеп күрә. Көен көйли, тәмле ашата, акчасын да бирә, башыннан да сыйпый. Бүгенге ата-ана 40 яшьтәге, хәтта өлкәнрәк «сабый»ларына да әле бик теләп ярдәм итә. Кредит ала, итен, маен, яшелчәсен шәһәргә озатып кына тора, оныкларын киендерә. Ул боларны эшләмәс тә иде, «бала-чага»сының дөнья куу дигән ярышта катнашасы бар. Кеше баласы коттеджда яшәгәндә аныкылар ике бүлмәле фатирда иза чикмәс бит инде. Ата-ана, үзе пенсиягә чыккач та, хәленнән килгәнчә, баласының артыннан этәргә, өстәмә көч бирергә тырыша. 50 дән соң табигатькә артык кирәкмәсәк, «доходяга» булсак та, балаларга без 60–70 тә дә бик кирәк шул әле. Алар безне яраткан, хөрмәт иткән өчен генә түгел...
Сүз башым бит әле шүрәле иде, дигәндәй, тагын сәламәтлеккә кайтыйк. Сәламәтлек саклау төрле дәверләрдә төрлечә булу яисә бөтенләй булмау сәбәпле, берничә гасыр элек уртача гомер озынлыгы 40 тан әллә ни артмаган. 50 яшьлек кеше инде карт саналган. Төгәл 110 ел элек язылган «Галиябану» драмасында төп героиняның әтисе Бәдри «50 яшьлек авыл карты» дип бирелә. Бүген 50 яшенә җиткән беркем дә үзен картка санамый. Бер гасыр элеккегә караганда без хәтсезгә озаграк яши башладык. Бу хәлдә, миңа калса, өч фактор төп рольне уйный. Беренчесе – медицина. Ул сине үләсең килгәндә дә тиз генә үтерми. Икенчесе – туклану, ризыклануда проблемалар булмау. Дөресрәге, продуктларның, рационның төрлелеге, сайлап алу мөмкинлеге. Өченче фактор – сәламәтлек дигәндә халыкның мәгълүматлы булуы. Бер гасыр, гасыр ярым элек, мәсәлән, кеше витаминнар, микроэлементлар хакында берни дә белмәгән. Шул ук биологик актив өстәмәләр дә булмаган. Сәламәт яшәү рәвеше, гомерне озайту хакында азлар гына – күпмедер гыйлеме булганнар гына белгән.
Гомер озынлыгы артып торса да, чын, табигый сәламәтлек дигәндә, бик үк уңай булмаган күренешләр дә юк түгел кешелек дигән олы популяциядә. Ул да булса – даруларга, медицинага артыкка киткән бәйлелек. Табигый сайланыш дип аталган күренешнең бөтенләй дә диярлек калмавы. Кеше токымы геном тирәнлегендә зәгыйфьләнә бара. Бер генә минутка күз алдына китерик, даруханәләр дә, медицина да юк, ди. Ягъни моннан мең ел элек ничек булган – шулай. Гомер озынлыгы күпме булыр иде икән? Җирдә кеше саны күпме калыр иде? Мин әле биредә кешелек җиңгән, элекке заманда миллионнарны кырган эпидемияләр турында искәртмим. Хайваннар, кошлар, башка тереклек ияләре арасында бүгенгәчә үтәлеп килгән табигый сайланыш – токымны сәламәт тоткан бердәнбер фактор ул. Аның асылы, принцибы шактый кырыс, шәфкатьсез: авыру, гарип яисә зәгыйфь зат юкка чыгарга, нәсел калдырмаска тиеш. Ясалма сайланыш ул – санитар, ул урмандагы бүре кебек. Төр, токым, аның вәкилләре бары сәламәтлекләре ташып торганда гына үрчи ала. Андый канун хәтта эпидемияләр чорында да күпмедер эшли – иң таза дигәннәр барыбер исән кала...
Тик менә кешелек андый әйберне кабул итә алмый. Кеше шуның өчен дә кеше, аңа гуманизм, кешелеклелек дигән сыйфат хас. Бүгенге кешенең рәхимсез булырга хакы юк. Җир йөзендә миһербанлык, шәфкать, гаделлек артык күп булмаганда – тегендә дә, монда да кеше дигән ике аяклы затлар сугышып ятканда да. Тик менә медицинага бәйлелек кеше токымын кая илтеп җиткерер – әйтеп булмый. Ризык урынына таблеткалар белән туклана башламасак ярый инде...
Кешенең сәламәтлеге, шуңа бәйле гомер озынлыгы бүген нәрсәгә, нинди факторларга бәйле соң? Авыр физик хезмәт, стресслар, тәмәке тарту, аракы эчү, алсыз-ялсыз хезмәтнең гомерне кыскартуын бүген күпчелек халык белә. Һәм инде аларны булдырмаска тырыша. Ләкин бар кеше дә түгел. Каты авырып киткәч кенә табибка күренгән, шунда гына үзенең кан басымын белгән, килеп терәлгәч кенә анализлар биргән кешеләр күп. Болай кылану, әлбәттә, табигый сайланышны хуп күрүдән яисә, Ходай күпме гомер биргән, шул чаклы яшисе, диюдән дә түгел. Бу – ваемсызлык. Бүгенге сәламәтлек саклау системасының мөмкинлекләре хәйран зур, файдасын күреп яшик, чирләмик.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез