Документта эш бирүченең ана кешене баласы нәкъ менә шушы яшькә җиткәнче эшеннән җибәрә алмавы күздә тотыла. Документ Хөкүмәткә бәяләүгә җибәрелгән дә инде, дип яза “ТАСС”.
Хәзерге Хезмәт кодексында баласына 3 яшь тулганчы хатын-кызны эштән җибәрү тыелган. Тик бу чор асылда декрет ялына туры килә һәм эшләүче аналарны асылда якламый диярлек.
Хатын-кыз эшкә чыгуга, гарантия тәмамлана. Гәрчә, алда әле балалар бакчасы, коллективка ияләшү, очсыз-кырыйсыз “больничный”лар, беренче мәктәп еллары көтсә дә. Закон проекты авторлары фикеренчә, нәкъ менә шул чорда эш бирүчеләр яшь аналарга “уңайсыз” хезмәткәр буларак карый башларга мөмкин.
Нилов төзәтмәләрне болайрак аңлата: хәзерге нормалар балалы гаиләләрнең бүгенге тормышын чагылдырмый. Аның әйтүенчә, нәкъ менә баланың иммунитеты ныгу, сабыйлар коллективына ияләшү чорында яшь аналарны эштәге ихтимал кысулардан сакларга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез