«Просвещение» АҖнең информатика һәм цифрлы белем бирү үзәге җитәкчесе Алексей Павлов брифингта балаларны нейрочелтәрләрне аңлы рәвештә кулланырга, әзер җавапларны тәнкыйди бәяләргә һәм мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү турында сөйләде.
«Ясалма фәһем укучы өчен тикшеренү һәм чишелешләр эзләү коралы булырга мөмкин, шул ук вакытта әзер җаваплар да бирә ала. Күп нәрсә укытуның ничек оештырылуына бәйле. Балаларга алгоритмнарның эш принципларын аңлату, алынган мәгълүматны бәяләргә, әхлак һәм куркынычсызлык мәсьәләләрен исәпкә алырга өйрәтү мөһим. Шул чакта нейрочельтәрләр мәктәп укучыларының үз эшләрен алмаштырмыйча, аларга мөстәкыйль рәвештә уку материалын аңларга ярдәм итәчәк», – диде Алексей Павлов.
Белгеч фикеренчә, нейрочелтәрләрдән һәркем файдалана алу мөмкинлеге белем бирү процессында дәреслекнең ролен киметми. Ясалма фәһем сорауларга тиз җавап алырга ярдәм итә, әмма предметны үзләштерү өчен материал белән эзлекле эшләү кирәк. «Шул ук вакытта дәреслекләрдәге биремнәр укучыларга нейрочельтәрдән әзер җавапны күчереп язарга түгел, ә мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм чишелешләр табарга ярдәм итәргә тиеш», – диде Алексей Павлов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез