Бүген исә акция Максимов урамы, 34/24 йорт адресы буенча 11 нче шәһәр хастаханәсендә кичке сигездән төнге уникегә кадәр уза. Бу хакта бүген матбугат-конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
Аның сүзләренчә, барлык процедураларны бер баруда узып кайтырга мөмкин. Монда сүз диспансеризация, анализлар бирү һәм вакцинация ясату турында бара.
Катнашу өчен паспорт кына кирәк.
Эпидемиолог сөйләвенчә, бүгенгә төп бурыч — грипп белән авыручылар санын киметү. Гриппка каршы 915 мең доза вакцина кайтарылган, аларның күпчелеге инде кулланылган.
Беренче чиратта прививка медицина хезмәткәрләренә һәм йөкле хатын-кызларга ясалган.
– Сулыш тын юллары ялкынсыну буенча тыныч вәзгыять вакцинация кампаниясен дәвам итүгә уңай йогынты ясый, бу коллектив иммунитет формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Үз сәламәтлегегез турында кайгырга онытмагыз, – диде Лопушов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез