Газетага язылу

Александр Лапин: «Хезмәт кешесен тануның яңа традицияләре барлыкка килә»

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Татарстан Республикасы Электрон Мактау тактасын булдыруга багышланган чара барышында хезмәт кешесен җәмәгатьчелектә тануның әһәмияте турында белдерде.

Аның әйтүенчә, быел 1 майда Татарстан Республикасы Рәисе указы белән гамәлгә куелган проект иң яхшы хезмәт традицияләрен саклауга һәм хезмәт кешесенә карта ихтирамны ныгытуга ярдәм итә.

“Бүген республикада яңа форматтагы – цифрлы электрон Мактау тактасы булдырыла. Аңа хезмәттәге батырлыгы республикабызны һәм бөтен бөек илебезне данлаган күпмилләтле халкыбызның иң яхшы вәкилләре эләгәчәк”, – дип билгеләп үтте Александр Лапин.

Россия Герое басым ясап әйткәнчә, Электрон Мактау тактасы булдыру хезмәт кешесен җәмәгатьчелектә тануның иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Г

енерал-полковник илнең оборона куәтен булдыруда Казан дары заводының әһәмиятен билгеләп, завод коллективының дәүләт бурычларын хәл кылуга керткән өлешен аерым билгеләп үтте.

Электрон Мактау тактасы турында нигезләмә буенча, һәр 50 хезмәткәргә бер квота билгеләнгән. Шуңа күрә Казан дары заводы 100гә кадәр кандидат тәкъдим итү мөмкинлеге алган. Gordost.tatar.ru цифрлы платформасында һөнәри казанышларыннан, намуслы хезмәте, әһәмиятле проектларда катнашуы, остазлыгы һәм иҗтимагый активлыгыннан чыгып сайлап алынган хезмәткәрләрнең исемнәре, фотосурәтләре һәм алар турында мәгълүматлар урнаштырылачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре