Шимбә – 31 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +9...+14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +1...–4, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән –9 градуска кадәр төшәчәк. Явым-төшем көтелми.
Якшәмбе – 1 ноябрьдә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +7...+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +1...–4, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән –7 градуска кадәр.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында һава торышында үзгәрешләр башлана: антициклон акрынлап чигенеп, көньяк-көнбатыштан циклон үтеп керәчәк. Шуңа күрә дүшәмбе – 2 ноябрьдә урыны белән аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +6...+11 градус булуы көтелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез