Газетага язылу

Җан җылысы

Кадер-хөрмәткә, олылауга лаеклы хатын-кыз сыйфатларын күз алдына китергәндә, мин һәрвакыт үз әниемне уйлыйм. Аның тормыш юлы — хезмәткә тугрылыкның, түземлекнең һәм олы фидакарьлекнең җанлы үрнәге.

Җан җылысы

Әнием Сафиуллина Дүния Заһидулла кызы 1942 елда Актаныш районы Иске Богады авылында дөньяга килә. Гаилә өчен иң зур югалту — әтисе Заһидулла сугыш башлангач фронтка алына һәм аннан кире әйләнеп кайтмый... Әнием әти назын күрмичә, ятимлек ачысын иртә татып үсә. Ил үзе дә әле авыр сугыш яраларыннан арынмаган еллар була бу. Нәкъ менә шуңа күрә, ул балачакның нәрсә икәнен дә белеп өлгермичә, өлкәннәр белән беррәттән торып, колхоз басуында кечкенәдән үк хезмәт куя. Иңләп-буйлап иген үскән басуда кул белән чүп утау, башак җыю... “Куллар яргаланып, канап бетә иде”, - дип искә ала ул чакларны әнкәебез. Шулкадәр арыта, баш мендәргә тияр-тимәс йоклап китә торган була ул. Ашарга да такы-токы бит әле. Ашыйсы килүдән башлар әйләнә.

Шулай басу-кырларда төрле эштә эшләгәндә, әнкәйнең эшкә батыр икәнен күреп, 14 яшеннән колхозда бозаулар карарга куялар. Үзе дә әле бала гына булса да, ул һәр бозауны үз баласыдай күреп, вакытында җылы сөтен эчертеп, асларын чистартып, матур, сәламәт бозаулар үстерә. Җаваплылыкны балачактан ук тойган әнкәй нәкъ менә шушы авыр хезмәттә үзен чын хезмәт каһарманы итеп күрсәтә.

Бозаулар карау кебек җаваплы эштән соң, әнием дус кызы Мәрьям белән җәйге эсседә дә, көзге суыкларда да таналар көтә. “Таналарны тыеп булмый. Алар артыннан йөгерә-йөгерә эчкә кату төшә иде,”- дип сөйләгәне истә. Шул таналары үсеп сыер булгач, аларны үзе сава башлый һәм озак елларга сузылган сыер савучы хезмәте башлана. Мал булгач, төрлесе була: бик каты тибә торган, саудырмыйча качып китә торган үткен сыерларны да түземлек һәм җылы сүз белән буйсындыра алар.

Ул чордагы хезмәтне бүгенге көн белән чагыштырып та булмый, бөтен эш кул көче белән башкарыла. Фермаларда ул чакта бернинди аппарат та булмый, иртәнге 4 тә торып, йөзләрчә литр сөтне кул белән саварга туры килә, әле ул вакытта көнгә өч тапкыр сауганнар. Эш моның белән генә чикләнми — сыерларга азык әзерләү дә, асларын чистарту да кул хезмәте белән башкарыла. Элек терлекләргә шикәр чөгендере ашату киң таралган булган. Чөгендер саклана торган баздан алып килеп, аны халык телендә “Болгар станогы” дип йөртелгән җайланмада ваклап, һәр сыерга чамалап өләшкәннәр. Саз ерып, җәен-кышын резина итектән йөреп, сыерларга кул белән ташып ачыткы эчертеп, шуның өстенә гектары-гектары белән чөгендерен эшкәрткән әнкәй бит ул!

Әнием эштә һәрвакыт алдынгы булып, иң күп сөт савучылар рәтендә барды. Үзенең тырышлыгы белән илебезне, халкыбызны сугыштан соңгы авыр елларда сөт һәм азык-төлек белән тәэмин итү өлкәсенә бәяләп бетергесез фидакарь хезмәтен салды.

Әниебезнең кырык елдан артык үткән мактаулы хезмәт юлы, түккән тирләре үз вакытында дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Фидакарьлеге һәм ирешкән зур уңышлары өчен ул СССРның иң мәртәбәле дәүләт бүләкләренең берсе — «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Бу олы бүләк — аның тырышлыгына, мактаулы һәм авыр хезмәтенә ил күләмендә күрсәтелгән чиксез хөрмәт билгесе булып тора

Авылдашларының зур ышанычын яулап, күп еллар дәвамында авыл һәм район советы депутаты булып тора. Кешеләрнең ихтыяҗларын ишетеп, гел ярдәмгә ашыга. Бүген ул — олы ихтирамга лаеклы хезмәт ветераны.

Әниемнең фидакарь хезмәт иясе булуы белән беррәттән, иң бөек каһарманлыгы — аның олы йөрәкле АНА булуында. Әнием 42 яшеннән тол калуына карамастан,  сынмады-сыгылмады. Һөнәри эшчәнлегендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә булу белән бергә, алты бала үстереп, барыбызга да тиешле тәрбия бирде, туры юл күрсәтте, җан җылысын өләште. Күп балалы әни булу үзе бер зур фидакарьлек булса, аны авыр физик хезмәт һәм җәмәгать эше белән бергә алып бару — чиксез батырлык ул!

Әниемнең изге куллары, түземлеге һәм фидакарьлеге алдында баш иям. Без — аның балалары әниебез Сафиуллина Дүния Заһидулла кызы белән чиксез горурланабыз һәм аңа озын, бәхетле тормыш телибез. Аның тормышы — безнең һәм киләчәк буыннар өчен тиңдәшсез үрнәк!

                                                                                                                                                                  Илмира Хисмәтова, Казан

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре