Газетага язылу

Сабырлык үрнәге

Авыл хуҗалыгы, шул исәптән ветеринария юнәлешендә хезмәт кую – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Мал продукциясенең югары сыйфатын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү, куркыныч тудыра торган авыруларны профилактикалау буенча чаралар үткәрү кебек зур көч таләп иткән эшләр аларның иңенә йөкләтелә.

Сабырлык үрнәге
Фото: шәхси архивтан

Ветеринария табибы ул – хайваннар сәламәтлеге һәм, шулай итеп, кеше сәламәтлеге турында кайгыртучы. Безнең гаиләдә әлеге юнәлешне сайлаган, авыл, район гына түгел, республикада танылу алган, ветеринария хезмәтендә сугыштан соңгы елларда озак еллар нәтиҗәле эшләгән шәхесләр бар. Аларның хезмәт елларын кушсак, якынча бер гасырга җыела. Ветеринария династиясенең иң яшь вәкиле – әтием  Шафиков Марат Вазыйх улы, ул – үз нәселенең өченче буын ветеринария белгече. Әти 1979 елда Вазыйх бабай белән Әнисә әби гаиләсендә туа. Саба урта мәктәбен 1996 елда тәмамлагач, Казан дәүләт ветеринария академиясенең ветеринария факультетында 2001 елга кадәр белем ала. Хезмәт юлын «Тимершык» күмәк хуҗалыгында баш ветеринария табибы буларак башлап җибәрә. Әтинең эш стажы егерме елдан артык. Бүгенге көндә район дәүләт ветеринария оешмасында Шәмәрдән участогы мөдире – ветеринария табибы булып эшли. Әти ел дәвамында авыл хуҗалыгы малларына һәм йорт хайваннарына вакциналар кадый, малларны чиплаштыру, дәвалау – авыруларны кисәтүгә нигезләнгән йогышсызландыру чаралары үткәрә, шулай ук компьютерга бәйле эшләре дә күп: отчетлар, «Меркурий» һәм «Регагро» дип аталган электрон мал исәбе алу программасында эшләү һәм башкалар. Берәрсенең малы авырып, ярдәм сорап килсә, каршы килми, булыша.

Ветеринария династиясенең югарырак баскычында Рисәлә апа тора. Нәселебезнең горурлыгы, республикада танылган вирусолог, ветеринария фәннәре докторы, профессор Шәфыйкова Рисәлә Әхәт кызы – бабамның бертуган апасы. Ул 1940 елның 28 декабрендә Саба районының Миңгәр авылында туган. Миңгәр башлангыч, Тимершык җидееллык мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Сабада урта белем ала. Белем алуга теләге шулкадәр көчле була, колхоздан юллама алып, кире кайту шарты белән генә Казан ветеринария институтына укырга керү бәхетенә ирешә, аны 1963 елда тәмамлый. Үзе белем алган институтка аспирантурага чакырсалар да, Мәскәүгә китеп, 1966–1970 елларда Мәскәү вирус препаратлары фәнни-тикшеренү институтында укып, биология фәне буенча фән кандидаты була. Аннары Казанга кайтып, үзе укыган институтта эшли. 1984–1992 елларда Казандагы Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институтында хезмәт куя. Ул – өч төрле патент авторы да. 1991 елдан ветеринария фәннәре докторы, 1993 елдан профессор. Уйлап чыгарулары һәм тырыш хезмәте өчен 1995 елда Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек. 1997 елның 16 октябрендә вафат була. Рисәлә апаның төрле дәрәҗәдәге дипломнары гаиләбездә кадерләп саклана.

 Сокланырлык тырыш, нәтиҗәле юл үткән ул. Сугыш башланыр алдыннан туып, балачагы, яшьлеге иң авыр вакытларга туры килсә дә, зур үрләр яулаган. Татар мәктәбендә укыса та, белеме ныклы, башкалардан ким булмаган. Казанда укыганда ук төрле эшләрдә эшләп (трамвай җыештыручы) үз көнен үзе күрергә туры килгән Рисәлә апага, өйдә аннан башка 6 бала бар бит. Авылда калган әти-әнисенә, эне-сеңелләренә аз булса да ярдәм итү теләге көчле булган аның, эшләгән акчасы һәм стипендиясенә аларны һәрчак өс киемнәре алып сөендергән. Мәскәүдә укыганда хат ташучы булып эшләгән, иртән башта хат тарата, аннары гына укырга китә торган булган. Шулай авыр сугыш елларында туган, түбәннән күтәрелгән гади авыл кызы эш урынында да хөрмәткә лаек шәхес, фән серләренә өйрәтүче олы мөгаллим һәм остаз булган. Хәзер инде аның шәкертләре үзләре дә – фән өлкәсендә югары үрләр яулаган шәхесләр.

Ветеринария династиясенең тагын да алдагырак баскычында – карт бабам Галиев Шәйхи Муллагали улы. Ул 1923 елның 11 февралендә Саба районы Көек авылында туа. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. Карт бабам Польшаны азат итүдә катнашкан, старшина, мотоцикл ротасы взводы командирының ярдәмчесе булган. Дәрәҗәле бүләкләре – III дәрәҗә Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены. Сугыш беткәч, карт бабай исән-сау авылга кайта. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авылны торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән хезмәт батыры ул. Аның хезмәт юлы Буденный исемендәге (Көек) һәм данлыклы XXII партсъезд исемендәге колхозларга бәйле. Хезмәт юлының күп өлешендә зоотехник вазыйфасын башкара. 1983 елда вафат була. Алар карт әби Рәйсә белән 4 бала үстергәннәр. Шәйхи бабайның туган ягына кайткач язылган бер хаты сакланган, ул сугышта күргән хатирәләренең бер өлешен килер буыннарга истәлек итеп язып калдырган.

«...Безнең армия Польша җирләрен азат итеп, көнбатышка бара. Лодзь шәһәрен азат иткәч, безнең частъ алга кузгалды һәм немецларны чолгап ала башлады. Безнең 8 нче механикалаштырылган Карпат алды корпусы башка частьлар белән берлектә Берлинга бару юлына урнашкан Познань шәһәрен чолгап алды. Без һәрвакыт барлык операцияләрдә төп бурычларны үти идек.

Разведка бүлеге начальнигы һәм рота командиры Барсуков мине чакырып алдылар һәм 27 бригада белән элемтә урнаштыру бурычы куйдылар. Безнең 30 кешелек мотоциклчылар группасының 10 мотоциклы алга чыкты. Шәһәрдән 6 км гына ераклыкта булган Любань дигән станциягә барып җиттек. Станциядә – немецлар. Бөтен группа станциягә керә алмый, ә бурычны үтәргә кирәк. Минем группада 2 мотоцикл һәм үзем белән 6 кеше бар иде. Без приказны үтәргә юнәлдек. 300 метр ара үткәч, чатта күпер күренде. Күперне немецлар саклый. Без мотоциклларда бик зур тизлек белән чыгып киткәндә генә немецлар аңнарына килделәр һәм безнең арттан ут ачтылар. Шул вакытта безнең мотоцикл юл кырыендагы канауны сикереп чыкты һәм без иген кыры буйлап бара башладык. Минем шунда уң иңбашым яраланды һәм безнең мотоцикл да сафтан чыкты. Бөтен якта немецлар, тик бер якта гына немецларның хәрәкәте сизелми. Ә безгә шул якка кирәк тә. Без Шамаркин дигән иптәшем белән үлгәнгә салышып бик озак яттык. Ә Борисов дигән иптәшебез ике сәгатьтән соң сикереп торды һәм безнең якка юнәлде. Ләкин немецлар аны бик тиз атып үтерделәр. Без шулай 6 сәгать яттык һәм, караңгы төшкәч, приказны үтәргә кузгалдык. Берничә тапкыр юлда немецлар белән очраштык. Төнге сәгать 12 ләр тирәсендә 27 нче механикалаштырылган бригадага килеп җиттек һәм пакетны командирга тапшырдык. Минем ярадан күп кан акса да, без приказны үтәдек...»

Шушы хатта язылган батырлыгы өчен ул 1945 елда Кызыл Йолдыз орденына лаек булган. Шәйхи бабай үз чорының алдынгы карашлы, илебезне сугыштан соңгы авыр елларда үстерүгә, авыл хуҗалыгын күтәрүгә өлеш керткән кешеләрнең берсе. Узган гасырның илленче елларында КПССның Саба район конференциясенең колхоз башлангыч партия оешмасының тавыш бирү хокукы белән килгән делегаты булган. Хәтта 42 яшендә, 1965 елда Татарстан колхозлары өчен җитәкче кадрлар әзерләү буенча берьеллык мәктәп һәм 45 яшендә, 1968 елда  Минзәлә совхоз-техникумын читтән торып уку бүлеген тәмамлаган. Без карт бабаебыз белән горурланабыз, һәрчак искә алабыз. Безнең буын Бөек Җиңү каһарманы, батыр бабабызның исемен, батырлыкларын, хезмәт һәм тормыш юлын белергә тиеш.

Терлекчелек – сабырлык сорый торган авыр хезмәт. Нәтиҗәсе мул булсын өчен көне-төне тир түгәргә кирәк. Без карт бабабыз Шәйхи һәм фән юлыннан киткән Рисәлә апа белән чиксез горурланабыз. Мин үзләрен күрмәсәм дә, туганнарым сөйләгән истәлекләр аша алар белән күңелемнән еш аралашам. Аларның исеме югалмас, батырлыклары онытылмас!

Әдилә Шафикова. Саба

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре