«Ватаным Татарстан» газетасы игълан иткән «Хезмәткә – хөрмәт» бәйгесе буыннар хәтерендә сакланырга лаеклы исемнәрне мәңгеләштерү максатын тота. Газетадан әлеге бәйге игълан ителүен укыдым да кулыма каләм алдым. Чөнки минем күңелем түрендә, авылымның горурлыгы булып, гомеренең илле елын трактордан аерылмаган, намуслы хезмәте белән «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеменә лаек булган, Балык Бистәсе районының Мактаулы гражданины, туганым Мусин Үзбәк Габдрахман улы турындагы истәлекләр яши.
Ул 1949 елның 25 августында Яңа Арыш авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Авылда укыганда ук, 6 нчы сыйныфтан башлап, җәйге каникулларда күмәк хуҗалыкта печән җыю эшләрендә катнаша. Классташ кызлар печән җыя, ә малайлар атлар белән хатын-кызлар төягән печәнне эскерт янына ташый. Урта мәктәптә укыганда җәй көне җир сөрүче тракторчылар белән плугарь булып та эшли. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел авылда фермада хисапчы булып хезмәт куя. Җитәкчеләр аның эшеннән канәгать калып, «синнән класслы белгеч чыгачак» дип, идарәгә күмәк хуҗалык буенча хисапчы эшенә күчәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма яшь егетнең йөрәге техника дип тибә. Шулай итеп, ул чактагы күмәк хуҗалык рәисе Фәйзрахман абый Салихов фәрманы белән 1969 елда аңа өр-яңа «Т-40» тракторы бирәләр. Шул тимер атка утырган егет 1971 елның июнь аена кадәр барлык тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп башкара. Шул ук вакытта, эштән соң бернинди каршылыксыз, кеше араламыйча, берни өмет итмичә, авыл халкының да гозерләрен үти.
Совет Армиясе сафларына алынып, 1971–1973 елларда күрше Киров өлкәсендә хезмәт итә. Биредә дә сынатмый ул, сержант дәрәҗәсенә лаек була, күпсанлы грамоталар белән бүләкләнә, кыска вакытлы яллар бирелү дә шуның нәтиҗәсе була.
Авылга кайткач, «башмаклы» тракторга утырып, җир эшкәртү эшенә алына. Җәен басуларда эшли, башка вакытта транспорт чарасы буларак та хезмәт куярга туры килә. Юлсызлык сәбәпле хастаханәгә авырулар, йөкле хатыннар илтү дә «башмаклы» тракторлар өстендә була. Еллар буе урман ташулар да шул ук «тимер ат»лар ярдәмендә башкарыла.
Ике ел эшләгәннән соң күмәк хуҗалык рәисе Сәлим Зарипов һәм бригадир Сәлман Мусин аны, бик нык үгетләп, бригадага механик итеп куялар. Күңеле белән басуда булса да, ул бу җаваплы эшен дә җиренә җиткереп башкара, авыл хуҗалыгы машиналарына яңалыклар кертә.
1974 елның март аенда Зәй районыннан килеп авылда шәфкать туташы булып эшләүче Рузилә белән гаилә корып җибәрә. 1976 елда, аягы сыну сәбәпле, бер ел дәваланырга туры килә аңа. Соңыннан җиңелрәк эшкә алына: яңа салынган механик остаханәнең җылыту үзәген монтажлап, шунда эшли. Армия хезмәте вакытында үзләштергән эретеп ябыштыручы һөнәре дә бик ярап куя.
Ләкин кырларга тартылу үзенекен итә: 1977 елның язында, иске бер тракторны әзерләп, ул кабат язгы кыр эшләрендә катнаша. Һәм шул елны яңа Т-4 «Алтай» тракторын кабул итеп ала. Яратып, күңел биреп эшләгән эшенең нәтиҗәләре дә озак көттерми. Берничә мәртәбә район сабанчылары конкурсында катнашып, призлы урыннарга лаек була. Шул ук вакытта ел нәтиҗәләре буенча да районда 1–2 нче урыннарны ала. ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә. 1981 елда СССР Хөкүмәте карары нигезендә аңа 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены бирелә. 1981–1988 елларда күмәк хуҗалык идарәсенең карары белән механик остаханәнең мөдире вазыйфаларын башкара.
Шушы елларда җир кишәрлеге алып хуҗалык исәбендә эшләү гамәлгә керә. Биш кешегә 500 гектар җир алып эшли башлыйлар. Үзе Т-4 тракторына утыра. Әмма бу яңалык кемнәргәдер ошап бетми, күрәсең, ил буенча да төрле хуҗалык элемтәләренең өзелүе, илнең таркалуы да йогынты ясамый калмый.
Ләкин язмыш сынаулары аны сындыра алмый. 1988–2018 елларда ул шушы Т-4 тракторы белән басуда эшләвен дәвам итә, кыш айларында юллар чистарта, авылдашларның гозерләрен үти. М-7 трассасында бураннарда калган юлчыларны да коткара.
Шушы фидакарь хезмәтләре өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Татарстан Хөкүмәте, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының, «Бердәм Россия» партиясенең Мактау грамоталары, «Фидакарь хезмәт өчен», «Казан шәһәренең мең еллыгы» истәлек медальләре белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы», «Балык Бистәсе муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемнәренә лаек була. 2 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены да – шушы еллардагы намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Халык ышанычының дәлиле буларак, ул һәрбер чакырылышта авыл Советы, бер мәртәбә район Советы депутаты була. Татарстан Югары Советына депутатлыкка да кандидат итеп күрсәтелә.
Минем өчен иң кадерлесе – аның күпьеллык хыялының тормышка ашуы. Ул Татарстан сабанчыларының конкурсында катнашып, үзенең осталыгын башкалар белән чагыштырып, ярышып карый. Бу ярышларда җиде мәртәбә катнаша, өч тапкыр беренче урынга лаек була.
208 елда «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгында аңа 435 ат көчле чит ил тракторын ышанып тапшыралар. Аның белән дә сигез ел эшли. Хезмәт стажы исә 50 елга тула. Хәләл җефете Рузилә белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем алырга ярдәм итәләр. Гаиләләре дус, тату, һәркемгә үрнәк булып яши.
Үзбәк Габдрахман улы Мусинның язмышы – намуслы хезмәтнең, туган җиргә тугрылыкның һәм кешелеклелекнең ачык мисалы.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез