Газетага язылу

Бар да үтә. Онытылмый гына...

Бар да үтә. Онытылмый гына...

«Хатын-кызның сабыр иңнәренә

Дөнья башын салган».

Фирая Зыятдинова

«Бер генә сарыкны югалтсагыз да, башыгыз төрмәдә чери, төрмәдә чери, чери...» Шушы сүзләр колакта чер-чер килеп тора. Алар йокысызлыкны да, ачлыкны да, чабата аша аяк табаннарын ялмаган суыкны да онытырга мәҗбүр итә. Аһ, бу сугыш! Аһ, бу толлык! Ирләре исән булса, менә алар, япь-яшь ике хатын, «Йөз баш сарыкны Бөгелмәгә илтеп җиткерегез, товар поездына төяп озатыгыз!» дигән сүзләргә буйсынып, көзге алама көндә чыгып китәрләр идеме? Бөгелмә кайда да Калинин районының төпкелдәге Усы авылы кайда. Ул сарыкларны җәяүләп көч-хәл белән китереп җиткерделәр җиткерүен, тик поезд дигәне генә һаман юк иде. Өченче төн көтәләр бит инде, өченче төн! Станция янындагы кырда ике хатын сарыкларны саклый. Бер генә башны да югалтмаска... Төрмә... Үзләре белән алган кипкән ипиләрнең соңгы кисәген кичә иртән бүлешеп ашадылар. Төнлә салкын җиргә утырып, чиратлашып черем иткәләп алдылар. Сарыклар барлы-юклы үләнне чемченә. Поезд дигәне бүген-иртәгә килмәсә, ай-һай, тәндә җан торырмы?

«Биек тауның башларында утырып уйлар уйладым...» Хадимәнең туңып зәңгәрләнгән иреннәреннән әкрен генә яраткан җыры тәгәрәде.  Көзге төндә бердәнбер юаныч – уй һәм җыр. Сугыш бетүгә, дөнья рәтләнер дигән өметләр тиз генә акланырга охшамаган шул. Көн туса, барысы да фронт өчен, Җиңү өчен дип, бөтен авырлыкны тырмашып тарттылар. Җәен кулдан чалгы төшмәде – совхоз басуында 10–15 гектар борчак чапканда, ихатада ир-ат булмагач, ул чалгыны үзе чүкегәндә, бу куллар каян гына көч алгандыр...  

Хадимәнең уйлары бүленеп куйды. Сарыклар бер-берсенә сыенып йоклый. Кулдашы да, җылы эзләп, шулар янына чүмәшеп йокыга изрәгән. Яшь хатын, бияләен салып, туңган бармакларын тыны белән җылытырга итте. Кәнсә ишегалдында аркылы пычкы белән утын кискән куллар бу. Алай да тупасланып бетмәгәннәр әле. Ай ул утын дигәнең... Эче-тышы тимер белән ныгытылган чаба табаны. Шуны арчырга, аннан учларың суелып канаганчы пычкы тартып шуны кисәргә... Кисми кая барасың? Барысы да Җиңү өчен!

«Кайтмаган гына булсамчы!» Мең дә бер тапкыр үкенүе бу Хадимәнең. Күрше Зөбәер авылы егете Муллахмәт үзен урлап яр итте дә бергәләп ул шахтада эшләгән Сверлау (Екатеринбург) ягына китеп бардылар. Бәхетле чаклар! Бер-берсен яратып яшәделәр, кызлары туды. Хадимә балалар бакчасында эшләп, инде русчаны да хәйран гына сукалый иде. Фин сугышы башланып, Муллахмәтне алып киттеләр. «Һәлак булды» дигән хәбәре ничекләр аяктан екмагандыр... «Бер үзең әллә кайда ятма, кайт», – дип авылдан хатлар килә торды, көннәрдән беркөнне әтисе үзе дә килеп, кызы белән оныгын Усыга алып кайтты.

«Кайтмаган гына булсамчы!» Җиргә туң төшкәч, лом белән каезлый-каезлый, тирес кубарган мәлләрдә, эчләре суырыла иде –  җыенысы хатын-кыз да карт-коры, ул тиресне арбага төйиләр дә совхоз басуына чыгарып тараталар. Юк, эче түгел, җаны суырыла иде. Тик түзәргә кирәк! Барысы да Җиңү өчен! Шулаен шулай да... Тик өйдә ягарга бер пүлән утын юк. Урмансыз як, кыр-дала. Бердәнбер юл – чана тартып, ерак басуга салам урларга бару. Төн уртасында тәвәккәлләп чыгып китәсең, эскерттән бозлы саламны мең бәла белән ялан кул учма-учма итеп тартасың, чананы сөйрәп кайтканда юлыңа яман бәндәләр генә очрый күрмәсен. Тол хатын өчен авыл җирендә дөнья көтү – мең газап. Менә яклар кешесе булса, Бөгелмә басуында кара төн уртасында сарык саклап утырыр идеме... Кайда соң бу поезд?  Дөньялары  шушы ике хатынның ябык инңәренә терәлгәнме соң әллә? Чыкмаган җаннары гына калды ла...

Аларның ялваруларын Аллаһ кабул иткәндер, поезд килде, мең җәфа күреп сарыкларны вагоннарга төяделәр. 170 чакрым юлны җәяүләп кайтыр өчен көчне дә Үзе биргәндер. Чабаталары тетелеп, киндерә баулары өзелеп бетте, авызга кабарга бер локма ризык булмагач, атларлык хәл юк. Авылдан-авылга хәер сорашуның ни икәнен шунда белделәр. Кызганучылар да, куып чыгаручылар да булды. Ничек тә исән кайтырга кирәк иде. Тоташ эштән генә торган гомерне яшисе бар иде. Җиңү өчен шушы куллар, шушы яшәү көче кирәк иде.

...»Татарстан Республикасы. Тыл геройлары. Актаныш районы» дигән китапны кырыкмаса кырык тапкыр ачып караганмындыр. Караган саен нишләптер күз алдыма шушы вакыйга – көзге кара төндә сарык саклау күренеше килеп баса.   Актаныш районының  7014 тыл хезмәтчәне арасында җаныма газиз исем бар: «Әмирова Хадимә Габдрахман кызы. 1916 елгы. «Айман» совхозы, эшче» дип язылган 39 нчы биттә.

Әйе, эшче. Тормышы тоташ эштән торды. Хезмәтен күрделәр, биргән Мактау кәгазьләрен бәләкәй сандыгына салып, шактый озак саклады әле ул. Беркайчан зарланмады, «Сугыш кына була күрмәсен», – дип кабатлады. Өе  бәләкәй генә иде. Анысына түзәр дә иде, көчле яңгыр яуса, өйдә коры җир табам димә. Бөтен чиләк, савыт-саба идәнгә тезеп куела, салам түбә аша әйтерсең лә чишмә ага. «Дербышкадан кешеләр күченә, өйләрен юнь бәягә генә сатып китәләр икән», – дигән хәбәр ишеткәч, ничек итсә итте, барып белешеп кайтты. Рәхмәт инде, «Киров» совхозы прицеплы машина биреп, сүтелгән өйне кайтарырга ярдәм итте. Тик менә өй түбәсен тагын салам белән ябарга туры килде. Моны күргән ахирәте: «Хадимәнең өй түбәсенә салам кырык елга менеп утырды», – дигән, шул сүзне ирештергәннәр иде, и   гарьләнде инде Хадимә! Ничек итсә итте, ике елдан соң түбәне калай белән яптырды. Кызганмасыннар, үчекләмәсеннәр, күпсенмәсеннәр: сугыш елларында да, аннан соң да совхозның нинди авыр эше бар, шуңа барып тотынган, барып тотынырга мәҗбүр булган, кайбер ир заты да күтәрә алмастай йөкләрне күтәргән куллар бу. «Матур киләчәк килер, дөньялар гына имин булсын, балалар, оныклар без күргәнне күрмәсен», – дип, бүгенге тук тормышның нигезләрен салган куллар бу. Аныкы гынамы? Ул нигездә – Хадимә шикелле меңләгән, йөз меңләгән хатыннарның сөялләнеп беткән куллар эзе. Фидакарьләр эзе. Ул эзләр дивардагы келәмгә эләктереп куйган орден-медальләр белән, сандыкта саргаеп яткан грамоталар белән, җан асрарлык пенсия белән бәяләнгән дияргә ашыкмагыз. Ул эзләр безнең хәтер белән бәяләнә. Менә минем хәтеремдә япь-яшь хатын. Өйдә калган кечкенә кызы янына исән-сау әйләнеп кайтсам иде, балам тома ятим кала күрмәсен иде дип, туңган кулларын тыны белән җылыта-җылыта, ерак Бөгелмә яланында сарык саклый ул. Кая озаталар ул сарыкларны, кем өчен, нигә – андый сораулар бимазаламый аның башын. Поезд гына килсен. Сарыклар гына югала күрмәсен. Хөкүмәт байлыгын әрәм иткәнсез дип, башкайларын төрмәгә генә илтеп тыга күрмәсеннәр. Ә болай... Түзәрләр. Ачлыгына да, суыгына да, авырлыгына да. Ил өчен бит! Җиңү өчен бит! Сөләйман пәйгамбәр балдагына «бар да үтә» дип язылган ди бит, үтәр. Үтәр, тик онытылмас кына...

Ул елларның авырлыгы, тылдагыларның күргән михнәтләре бүген дә онытылмады. Мин дә хәтерлим. Яшь хатынның Бөгелмә яланындагы караңгы салкын төннәр турында гомер буе әрнеп телгә алганын да, буразна-буразна яткан кул аркаларын да бик яхшы хәтерлим. Чөнки ул яшь хатын – минем инәкәем иде.

Бу язма инәкәем Хадимә Габдрахман кызы рухына да, шулай ук «Тыл геройлары» китабында исеме урын алган әбекәем Миңлекамал Сираҗетдин кызы рухына да дога булып барып ирешсә иде.

Гөлзәлифә Әхмәтгалиева.  Качкын авылы  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре