Балтач районы Борнак авыл китапханәсендә оештырылган «Сәйлән» клубына йөрүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән, «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә кушылып, өй токмачы кисте. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
«Сәйлән» клубы әгъзаларының махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм көчләрен багышлаулары – ватанпәрвәрлекнең, бердәмлекнең һәм үзара ярдәмнең ачык үрнәге, диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез