Балтач кебек авыл-районнарда да яктыртулы чаңгы юллары, чаңгы базасы булу әлеге төр спорт белән чын-чынлап шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Чаңгы сезоны ачылу белән районда бакча балаларыннан алып, ветераннарга кадәр күпсанлы ярышлар үткәрелә, районда төнге ярышлар да елдан-ел популярлаша. Шуңа да сезон ачылышын зарыгып көтүчеләр шактый.
Бүген Балтачта нәкъ менә чаңгы сезонын ачтылар да инде. Димәк, күпсанлы ярышларга да старт бирелде дигән сүз. Беренчеләрдән булып 2008 елгы һәм аннан яшьрәк чаңгычылар көч сынашкан. Район мәктәпләреннән барлыгы 75 укучы әлеге ярышларда катнашкан. Җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез