Газетага язылу
  • Фото: hcnorilsk.com

Башкортстанда фаҗига: 21 яшьлек хоккейчы һәлак булган

Бүген Салават шәһәрендә «Норильск» хоккей клубы һөҗүмчесе 21 яшьлек Егор Ядыкинның гомере фаҗигале төстә өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» клубның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Башкортстанда фаҗига: 21 яшьлек хоккейчы һәлак булган

«Уенчыбыз Егор Ядыкинның фаҗигале төстә арабыздан мәңгегә китүе турында бик зур кайгы хисе белән хәбәр итәбез», – диелгән клубның хәбәрендә.

Фаҗиганең ничек килеп чыгуы да мәгълүм булган. Бүген – 11 июнь көнне иртән Егор (2005 елда туган) һәм аның бабасы (1958 елгы) урманга ауга киткән. Өлкән яшьтәге ир-ат оныгын мылтыктан атарга өйрәтмәкче булган. Әмма тәҗрибәсез егетнең кулына эләккән корал очраклы төстә атып җибәргән һәм спортчының  теш казналыгына килеп тигән. Егет шундук һәлак булган.

Хоккейчының бабасы, фаҗигане күтәрә алмыйча, үз-үзенә кул салган. Моңа кадәр гаилә чатында якыннарына килеп туган хәл турында тавышлы хәбәр калдырган.

Егор Ядыкинга 21 яшь булган. Ул «Авангард»та уйнаган. 2022 елдан Югары хоккей лигасында «Омские Крылья» һәм «Норильск» командалары данын яклаган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре