Кадерле бөртекләр
Туган тел сынауларыннан башлыйк әле. Аңа игътибар артуын сизәбез. 9 нчы сыйныф укучылар арасында туган тел сынавын быел 5899 кеше сайлаган. Узган елгыдан 180 гә күбрәк дигән сүз бу. Шуларның 5783 е – татар, 70 е – чуаш, 24 е – удмурт, 22 се мари телен сайлаган. Быел татар телен сайлаучылар 11 нче сыйныфта да күбрәк, алар 40 тан артык. Моннан тыш, 4 бала әдәбият сынавына керәчәк. Кызганыч, андыйлар былтыр берәү генә иде. Чагыштыру өчен, 2024 елда татар телен нибары сигез укучы гына тапшырды.
Күп түгел, бераз гына...
– БДИда яңалыклар көтелми. Үзгәрешләр сынауларны сайлап алучылар арасында гына бар. Әйтик, математика (профиль), химия, физиканы тапшыручылар саны арту күзәтелә. Республикада техник фәннәрдән үсеш күзәтәбез. Монда «Физмат Алгарыш», «Физхим Алгарыш» проектларының йогынтысы бардыр, – дип фаразлады Минзәлия Закирова. – Ә менә 9 нчы сыйныф сынавында бераз гына аерма көтелә. Алар өчен имтихан биремнәре аудиториядә бастырылып таратылачак. Элек материаллар кәгазьдә бирелә иде. Без инде техник яктан алга барабыз. Бүлмәләргә сканер, принтер – барысы да куела. Моның өчен хөкүмәттән өстәмә акча бүлеп бирелде. 300 миллион сумга яңа техника сатып алдык. Алар районнарга җибәреләчәк. 9 нчы сыйныф укучыларына һөнәри белем алу мөмкинлеге арттырылды: алар ике фәннән генә имтиханны сайлый ала. Тик бу 33 һөнәргә генә кагыла. Республикада быел әлеге мөмкинлектән 3600 укучы файдаланачак. Калган очракта дүрт сынау тапшырырга туры киләчәк.
Тырышканның әҗере дә бар. Моңа кадәр БДИда катнашкан укытучыларга сәгатенә нибары 20 сум түләсәләр, узган елдан Рәис тәкъдиме белән әлеге сумма ун тапкыр артты. Быел имтихан эшләрен тикшерүчеләрнең дә акчасы артачак. Моңа кадәр сәгатенә уртача 130 сум түләнсә, хәзер ике тапкыр күбрәк.
Әти-әни теләге
БДИ пунктларына әти-әни генә түгел, әби-бабай да килә ала хәзер. Дөрес, моның өчен башта Рособрнадзордан рөхсәт алу кирәк. Узган ел 434 әти-әни БДИда күзәтүче булып катнашса, быел алар күбрәк булачак. Әти-әниләр имтихан барышын күзәтә алмый, әмма БДИ пунктындагы тәртипләр белән таныша һәм кагыйдә бозу очракларын хәбәр итә ала. Күптән түгел әти-әниләр балалары белән сынауны бергәләп тапшырып карады. Республикада әлеге акциядә барлыгы 6,5 мең кеше катнашкан.
Быел Татарстанда БДИда катнашу өчен балаларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык бирүдән баш тарткан ата-аналар юк. Бу норматив хокукый документлардагы үзгәрешләргә бәйле: хәзер имтихан өчен ризалык таләп ителми. Әлеге мәгълүматлар төбәк һәм федераль мәгълүмат системалары аша эшкәртелә.
Мөмкинлек кала
Быел да нәтиҗәне яхшырту өчен бер имтиханны кабат тапшыру мөмкинме? Журналистлар шул хакта да кызыксынды.
– Халык телендә аны «Президент көннәре» дип йөртәләр. Мондый мөмкинлек саклана. Ул 8 һәм 9 июльдә узачак. Тик шунысын искәртергә кирәк: бу очракта беренче имтихан күрсәткече гамәлдән чыгарылып, икенче билге исәпкә алыначак. Шулай ук мәҗбүри фәннәрдән начар балл алучылар сентябрьдә аны кабат тапшырып карый ала, – диде Минзәлия Закирова.
Сан
Быел Татарстанда 66,7 мең укучы мәктәп тәмамлый. Бу былтыргыдан 4,2 меңгә күбрәк. Шуларның 18 меңе – 11 нче сыйныф укучылары. Укучылар саны арту сәбәпле, быел имтихан пунктлары да күбрәк булачак. БДИга – 5,1 мең, ә 9 нчы сыйныф сынауларына 8,5 мең укытучы җәлеп ителәчәк.
БДИ тапшыру көннәре:
1 июнь – тарих, әдәбият, химия;
4 июнь – рус теле;
8 июнь – база һәм профильле дәрәҗәдәге математика;
11 июнь – җәмгыять белеме, физика;
15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш);
18 һәм 19 июнь – чит телләр (телдән өлеш), информатика.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез