Газетага язылу

Белгеч инвалидларның транспорт чарасына салым түләү үзенчәлекләрен аңлатты

«Абыем – II төркем инвалид. Аның машинасы бар һәм шуңа салым хаты килгән. I һәм II төркем инвалидлар 100 ат көченә кадәр транспорт чарасына салым түләүдән азат ителә, дип беләм. Абыемның автомобиле – 150 ат көчле. Аның 100 ат көченнән калган өлешенә генә салым түлисе түгелмени?» – дип соый Яшел Үзәннән Зәринә Лукьянова.

Татарстан буенча Салым федераль хезмәтеннән:

– Ташлама 100 ат көченә кадәр булган автомобильләргә каралган. Шунысын да истә тотарга кирәк: сүз ат көче түгел, ә салым салына торган объект, ягъни транспорт чарасы турында бара. Шуңа күрә сезнең машина тиешле таләпләргә туры килми икән, димәк, аның өчен салым түләргә туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре