Газетага язылу

Белгеч шашлык турындагы уйдырмаларны кире какты

Шашлык өчен итне ничек сайларга һәм кыздырылган итне күпме ашарга мөмкин? «Российская газета», диетолог Виктория Гаврилова мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Иттә файдалы булмаган майлар күп, әмма медицина аларны куллануны тыймый. Әлбәттә, һәр көн саен 250 граммнан күбрәк ит ашасаң, ашкайнату органнарына көч килеп, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы артачак. Диетолог билгеләп үткәнчә, хәзер нәкъ менә инфаркт һәм инсульт очраклары үлем-китемнең, эшкә сәләтне начарайтуның төп сәбәбе булып тора.

Әмма иттән тулысынча баш тарту да кешегә начар йогынты ясый. Безнең ашказаны-эчәклекләр үсемлек һәм терлек чыгышлы аксымнарны, майлар һәм углеводларны эшкәртү өчен зур күләмдә ферментлар эшләп чыгара чөнки, дигән Гаврилова.

Табиб кисәтеп әйткәнчә,  ниндидер ризыкларны ашамау организм  өчен кирәкле матдәләрнең җитмәвенә китерергә мөмкин. Мәсәлән, ярмада гына «утыручылар» организмында җиңел үзләштерелә торган тулы кыйммәтле аксымга кытлык барлыкка килә. Аксымда аминокислоталар күп. Аның җитмәве мускулларга нык зыян сала.

Фәкать ярма гына куллану тимер җитмәүгә дә китерергә мөмкин. Ә ул кызыл иттән һәм бавыр кебек субпродуктлардан үзләштерелә. Белгеч әйтүенчә, ит ашамыйча, ярмалар белән генә мавыгу остеопороз куркынычын арттыра, чөнки ярмада фосфор чыганагы – фитатлар күп.

Шашлыкның нормасына килгәндә, 300 граммга тигез ул. Артыграк булса, бавырга, үт куыгы һәм ашказаны асты бизенә авырга туры килә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, шашлык кыздыру өчен майсыз иткә өстенлек бирергә кирәк. Шулай ук маринады турында да ныграк уйлану зыян итмәс. Мәсәлән, майлы майонез соуслары һәм шикәре күп булган соуслар урынына томат пастасы яки помидордан ясалганын сайлау хәерлерәк.

Ә инде соусны мөстәкыйль әзерләү тагын да дөресрәк булачак, чөнки нәрсә салынганын беләчәкбез. Диетолог шулай ук әче сөт ризыклары нигезендә ясалганыннан да файдаланырга киңәш иткән.

Инде килеп, итне яшелчә белән ашау файдалы. Бавыр һәм ашказаны-эчәклекләргә авырлык килүдән коткарачак ул, дип өстәгән белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре