– Стресстан арыну өчен, тормыш кызыклы булсын өчен допинг кирәкми. Кешенең бөтен кирәкле психологик ресурслары үзендә бар. Әгәр дә балада шундый мавыгулар барын сизәсез икән, наркодинспансер психологларына консультация узарга килсәгез була. Баланы исәпкә алалар дип курыкмагыз, барысы да аноним, бушка. Аралашканнан соң, кирәк дип тапса, психолог дәвалау киңәш итәргә мөмкин. Оялмагыз, курыкмагыз, кеше нәрсә әйтер дип борчылып, бала белән корбан итмәгез, – диде психолог Лилия Зайцева.
Энергетик эчемлекләрдән кәеф күтәрергә ияләшкән бала бераздан җиңелчә исерткеч эчемлекләргә күчә, аннары шундый мохиткә тартыла башлый, үзе кебек дуслар таба, дип тә кисәтте белгеч. Ә бу юлның теге башында ни торганын чамалау авыр түгел…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез