Газетага язылу

БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы булганда сайлау участоклары эшен туктатып торачак

Татарстан участок һәм территориаль сайлау комиссияләре Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү көннәрендә БПЛА һәм ракета һөҗүме куркынычы булган очракта үтәлергә тиешле чаралар алгоритмын әзерләгән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Барлык иминлек чаралары алгоритмнары әзерләнгән. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Төп бурыч — тавыш бирү процессын барлык катнашучылар өчен дә уңайлы һәм имин итеп оештыру», — диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Аның сүзләренчә, БПЛА яки ракета һөҗүме куркынычы булган очракта, сайлау участоклары эшен туктатып торачак. «Һөҗүм куркынычы режимы иртәнге сәгатьләрдә игълан ителгән очракта, участоклар режим гамәлдән чыгарылганчы ачылмаячак», — дип ассызыклады Кондратьев.

Ул шулай ук барлык тиешле хезмәтләр иминлекне тәэмин итү өчен көчәйтелгән режимда эшли, дип өстәде.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«Единая Россия»; «Молодая гвардия»; «МГЕР»; «Народная программа»; «Халык программасы», «Бердәм Россия», «Яшь гвардия»

Көн хәбәре