Бүген Татарстанда хәбәр итү системаларын планлы тикшерү уздырылачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр ителә.
«Бүген 10 сәгать 30 минутта, 10 сәгать 40 минутта, 11 сәгатьтә Татарстан Республикасында халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү уздырылачак. Тынычлык саклауны сорыйбыз», - диелгән хәбәрдә.
Төбәкләрдә хәбәр итү системаларын тикшерү елга ике тапкыр – яз һәм көз көннәрендә уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез